Мәскәүдәге Тарихи мәчет ишек төбенә дуңгыз башы атканнар

Тарихи мәчет

Мөфти Равил Гайнетдин "эчке дошманнар"ны гаепләде.

Үткән җомгага каршы төнлә Мәскәү шәһәрендәге Тарихи мәчетнең ишек төбенә билгесез затлар дуңгыз башы ташлап калдырган. Бу хәлне Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин провокация диде һәм аны инкарь итәргә чакырды.

Провокациянең максаты - дин тотучыларның хисләрен мыскыл итү, "1812 елгы Ватан сугышында татар-башкорт полклары күрсәткән каһарманлык истәлегенә төзелгән Тарихи мәчеттә" тарихи берлекне җимерергә теләү, диелә мөрәҗәгатьтә. Аныңча, бу акция ислам диненә һәм мөселманнарга каршы эшләнгән.

Равил Гайнетдин әлеге провокацияне "Русиянең эчке дошманнары" ясаган дип белдерде һәм монда Украина ягын да гаепләде.

– Махсус хәрби операциядә (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай атый - ред.) сугышчылар – Русиянең барлык халыкларының уллары чын батырлык күрсәткәндә Русиянең ачык дошманнарына гына безнең бердәмлегебез ошамаска мөмкин, – диде ул.

Ул "күршеләрдә нацизм" хөкем сөрүен, деструктив көчләрнең гамәле "Русиянең бөтенлегенә каршы юнәлгән", дип тә өстәде.

Мәскәү Тарихи мәчете - 1823 елда төзелгән Мәскәүдәге иң беренче мәчет. Ул шәһәрнең тарихи үзәгендә, Зур Татар урамында урнашкан. 2022 ел башында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге Тарихи мәчетне төзекләндерү мөһимлеге әйткән иде.

Русиянең Украина җирендә баскын сугыш алып баруын дин әһелләренең күпчелеге, шул исәптән мөфти Равил Гайнетдин баштан ук хуплап килә.

Шул ук вакытта Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләрендәге мәчетләргә, гыйбадәт йортларына басым башланды. Моңа кадәр аларны куәт оешмасы вәкилләре даими рейдлар үткәрде. Вакытлыча ябылып торган Мәскәүнең Южное Бутово районында урнашкан гыйбадәт йорты имамы Марат Алимов сүзләренчә, Украинага каршы сугыш башланганнан соң, илдә шовинизм көчәюе күзәтелә.

"Махсус хәрби операция башланганнан соң, хәзер бик каты шовинизм, милләтчелек купты. Бу мәсьәлә алга чыкты", ди.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!