Пенсильваниядә чыгышы вакытында ут ачу нәтиҗәсендә Дональд Трамп яраланган

Дональд Трамп

14 июльдә Пенсильвания штатында АКШның 45нче президенты Дональд Трамп сайлау алды кампаниясе митингында колагын ядрә яралаганнан соң хастаханәгә салынган. 

Атыш Питтсбургтан 50 чакрым ераклыктагы Батлерда Трампның тарафдарлары каршында митингта чыгыш ясаган вакытында була. 45нче президент икенче срокка кабат сайлану өчен кампания алып бара.

Ут ачу башланганнан соң Трамп башта мөнбәр астына яшеренә, аннары аны югары сәясәтчеләрне саклау белән шөгыльләнүче АКШның яшерен сак хезмәте хезмәткәрләре уратып ала. Трампны машинага илтәләр.

Соңрак Трамп ядрә аның колагына эләгүен әйтә.

Әлеге урынга берничә медицина боралагы килә. Кешеләр ул җирлектән чыгарыла.

Хәзерге вакытта Трамп хастаханәдә. Аның сүзчесе әйтүенчә, ул медицина тикшеренүе уза.

АКШ президенты Джо Байден мөмкинлек булгач та Трамп белән сөйләшергә ниятләвен, Трамп вә аның гаиләсе һәм митингта катнашучылар өчен догада булуын әйтте.

Соңрак Трамп Батлерда булган хәлләргә аңлатма бирде.

"Мин АКШның яшерен сак хезмәте хезмәткәрләре һәм барлык хокук саклау оешмаларына Пенсильвания штаты Батлер шәһәрендә булган атышка тиз реакция күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтәсем килә.

Беренче чиратта митингта һәлак булган кешенең, шулай ук каты җәрәхәтләнгән кешенең гаиләләренең кайгыларын уртаклашам. Мондый нәрсәнең безнең илдә булуы гаҗәп.

Хәзер ут ачучы турында бернәрсә дә билгеле түгел, ул инде һәлак. Миңа пуля эләкте, ул минем уң колагымның өске өлешенә тиде. Мин шунда ук нидер булганын чамаладым, сызгыру, атыш тавышлары ишеткәч тире аша пуля үткәнен сиздем. Каты кан китте һәм шунда нәрсә булганын аңлап алдым. Алла Американы якласын!" диде ул.

New York Post басмасы хокук саклау оешмаларындагы чыганакларга таянып язуынча, АКШның элекке президенты Дональд Трампка аткан кешенең исеме - Томас Мэтью Крукс. Ул егерме яшьлек американлы дип яза басма.

Чыганаклар хәбәр итүенчә, Крукс Трамп чыгыш ясаган митингтан 130 метр ераклыктагы сәнәгать бинасы түбәсендә булган.

Пенсильваниядәге вакыйга президентлыкка дәгъва кылучы намзәткә һөҗүм очрагы буларак тикшерелә.

Бу хакта хакимият вәкилләре хәбәр итә.

Дональд Трампның җиңелчә яралануына, моннан тыш ике кеше, шул исәптән ут ачучының һәлак булуына һәм ике кешенең җәрәхәтләнүенә китергән әлеге хәлне тикшерүне яшерен сак хезмәте ярдәмендә Федераль Тикшерүлә Бюросы(ФБР) алып бара.

  • Быелның ноябрендә АКШта президент сайлавы уза. Республиканнар фиркасеннән сайлауда Дональд Трамп, демократлардан хәзерге президент Джо Байден катнаша.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!