ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевне эзләүгә биргәннәр

Фәрит Зәкиев

Төркиядә яшәүче сәяси мөһаҗир Фәрит Зәкиевкә Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы мәгълүм.

Русия эчке эшләр министрлыгы Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе, Төркиядә яшәүче сәяси мөһаҗир Фәрит Зәкиевне эзләүгә биргән. Аның Казанда теркәлгән фатирында тентү узган дип хәбәр итә "Бизнес Онлайн".

Зәкиев фамилиясе Эчке эшләр министрлыгының эзләү базасында бар.

Төркиядә яшәүче сәяси мөһаҗир Фәрит Зәкиевкә Русия гаскәре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганы мәгълүм. Бу ел башында Фәрит Зәкиевкә Казан мәхкәмәсе ике штраф салган иде: Русиядә "теләнмәгән" дип табылган оешманың эшчәнлегендә катнашкан өчен — 15 мең сум, Русиягә басым ясарга чакырган өчен — 30 мең сум.

Зәкиев үзе җинаять эшенең ни сәбәпле ачылуын белми. 2022 елда Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ул Төркиягә китәргә мәҗбүр булды. Шул ук елны ул җитәкләгән ТИҮ Русиядә тыелды.

Чит илдә килеш тә Фәрит Зәкиев иҗтимагый эшчәнлеген туктатмады, ялгыз пикетларга чыкты. Мәсәлән, быел 18 майда, кырымтатар халкы сөргене корбаннарын искә алу көнендә Анталияда пикет үткәрде. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасына 18 майны Русия халыкларының Сталин геноциды корбаннарын искә алу көне дип игълан итүен сорап мөрәҗәгать итте. Украина сугышының ике еллыгы уңаеннан Анталия шәһәрендә украиннар оештырган митингта татарлар исеменнән Зәкиев чыгыш ясаган иде.

Аныңча, хәзер аңа Казанда яшәүче гаиләсен куркытып басым ясала. Шул ук вакытта ул Төркиядә калу имин түгел, шуңа да Франциядә сәяси сыену алырга җыенам, дип сөйләде.

17 июльдә сәясәт белгече Руслан Айсинның да эзләүгә бирелүе билгеле булды. Быел мартта Айсинга ике җинаять эше ачылды. Аны язмаларына "ят агент" статусы тамгасын куймауда һәм нацизмны аклауда гаеплиләр.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнеңкулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!