“Кемдер бу мәсьәләне куерта”. Татарстанда шигыйлык хәрәкәте көчәяме?

Архив фотосы

Аноним Telegram-каналлар Татарстанда радикаль исламга каршы шигыйлык белән көрәшәчәкләр дип яза, ләкин белгечләр моны сөнниләр белән шигыйлар арасында каршылык тудырырга теләү ди.
Аерым көчләр Татарстанда чираттагы тапкыр дини мәсьәләне куертырга тырыша

Соңгы вакытта Мәскәү Татарстанда шигыйлыкны алга сөрә башлаган, дигән хәбәрләр таралды. Аны башлыча аноним Telegram-каналлар таратты. Янәсе, республикада бер мәчетне шигыйларга бирергә телиләр. Моның өчен Казанда шигыйлар мәхәлләсе корылган инде. Янәсе, Русия хакимияте шул рәвешле "радикаль ислам" белән көрәшәчәк диелде. Белгечләр Татарстанда аерым көчләр чираттагы тапкыр дини мәсьәләне куертырга тырыша дип саный.

Әлеге хәбәрләр Гашура көннәренә туры килде. Шигыйлар өчен бу Матәм көне санала. Алар әлеге көнне Кәрбаладагы вакыйгаларга, өченче имам Хөсәен һәм аның тарафдарлары үлемен искә ала. Ел саен Татарстанда ислам диненең шигый юнәлешендә торучы мөселманнар (башлыча азәрбайҗаннар) Казанның бер мәчетендә җыела. Быел ул Солтан мәчете булган.

Украина сугышы башлану белән Русия, шул исәптән Татарстан белән Иран арасында мөнәсәбәтләре көчәйде. Русия хәрбиләре Украина шәһәрләренә "Шахед" иран дроннары белән һөҗүм итте, соңрак Татарстанда да әлеге камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Былтыр Казанда Иран банкы бүлеге ачылды. Фарсы иленнән делегацияләр Татарстанда еш кунак була. Шулай да моңарчы дини бәйләнешләр турында сүз чыкканы булмады.

"Мәскәү Татарстан һәм Башкортстанда шигыйлыкны алга сөрәчәк"

Татарстанда шигыйлыкны үстерәчәкләре турында беренчеләрдән булып "Татарский разведчик" дип аталган аноним Telegram-канал язды. Ул Татарстан мөфтиятендәге үз чыганакларына сылтанып: "Мәскәү Татарстанда һәм Башкортстанда шигыйлыкны алга сөрәчәк. Мөфти Сәмигуллинны (Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин) факт алдында куйганнар", дип язды ул. Бу, янәсе, радикаль исламга каршы тору дигән сылтау белән эшләнә. Татарстан хөкүмәтендә дә ике чыганак моны раслаган, диелә. Каналда язуларынча, әлеге проектны Русия хөкүмәте структурасы — Милләтләр эшләре Федераль агентлыгы (ФАДН) Татарстан президенты идарәсе белән бергә алып барачак. Бу, янәсе, Русия белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга тиеш.

Янәсе, Идел буенда шигыйлыкны Башкортстан татары Әлмир Афзалов әйдәп барачак

Telegram-канал язуынча, Идел буенда шигыйлыкны Башкортстан татары Әлмир Афзалов әйдәп барачак. Ул заманында Иранда "Әл-Мостафа" университетын тәмамлаган. Сугыш башлану белән Русиянең Иран белән тыгыз элемтәләр урнашкач, янәсе, ираннар Казанда "Әхл әл-Бәйт" шигыйлар мәхәлләсен теркәүне сораган. Шуңа дәлил буларак "Татарский разведчик" Афзаловның Русия юстиция министрлыгында теркәгән дини оешмасы турындагы документларны тәкъдим итте. Аннан шигыйлар мәхәлләсе 2022 елның сентябрендә теркәлгәне аңлашыла.

Шунда ук аналитик язманың фотосы да эленгән. Ул рәсми телдә язылган, ләкин кайсы оешма тарафыннан эшләнгәне һәм гомумән аның ни дәрәҗәдә рәсми белешмә булуы әйтелмәгән. Аерым алганда, анда хәрби чакырылыш яшендәге мөселманнар арасында деструктив агымнар үтеп керүе әйтелә. Алар шәригать кануннарын, Русия кануннарына караганда, өстенрәк күрә, диелә. Хакимият бу агымнарга каршы ислам диненең шигый юнәлешен кулланырга тели, Иран белән дин өлкәсендә элемтәләрне ныгытырга җыена. Моның өчен Казанда Афзаловның шигыйлар мәхәлләсен ачу күздә тотыла. Димәк, бу белешмә 2022 ел көзенә кадәр язылган.

Шулай ук ФСБ кушуы белән Татарстан мөфтияте шигыйлар мәхәлләсе өчен вакытлыча җыелу урыны итеп Мәрҗани мәчетен билгеләгән, диелә. Мәсәлән, быел 8 мартта шигыйлар Мәрҗани мәчетендә җыелган булган, дип яза башка аноним Telegram-канал.

Казанда шигыйларның тагын бер җыелу урыны — Солтан мәчете, диелә. Быелның 18 июлендә анда җыеннары узган.

"Бу дөреслеккә туры килми, мөфтигә басым юк"

Татарстан мөфтияте бу хәбәрләргә бернинди рәсми аңлатма бирмәде. Мөселман адвокаты Руслан Нагиев язуынча, республикада шигыйлык тирәсендәге хәлләр дөреслеккә туры килми.

Татарстан мөфтиятендә компетентлы имамнар эшли, һәм алар кемнең кем икәнен, нәрсәне ничек эшләргә кирәклеген белә

— Татарстан Диния нәзарәте аша шигыйлыкны алга сөрү һәм мөфтигә басым ясау юк, — диде ул. — Шигыйлар Гашура көнендә елга бер мәртәбә Матәм чарасын үткәрә, бу — Казан өчен күптәнге гадәт. Аларга әлеге мөмкинлек Мәрҗани мәчетендә бирелә иде, ләкин быел анда төзекләндерү бара, шуңа күрә Солтан мәчетендә бер көн бүлеп бирелде. Гашура көнендә тыныч кына матәм үткәрәләр дә таралалар. Татарстан мөфтиятендә компетентлы имамнар эшли, һәм алар кемнең кем икәнен, нәрсәне ничек эшләргә кирәклеген белә. Казанда шигыйлар җәмгыятенең үз мәчете юк, шуңа күрә аларга Татарстан мөфтияте мәчетләренә йөрүне тыймый (әллә инде аларның аерым мәчетләре булуы яхшыракмы?).

"Кемгәдер сөнниләр белән шигыйлар арасында каршылык тудыру кирәк"

Иран белгече, тарихчы (иминлек хакына исемен күрсәтмибез) Азатлык Радиосына сөйләвенчә, Татарстанда шигыйлыкны аерым көчләр куертырга тели. Telegram-каналлар тараткан документларның күчермәсе дөреслеккә туры килә, ә менә шигыйлыкны алга сөрү турындагы белешмәне "иминлек оешмалары телендә" язылган ди ул.

Кемгәдер сөнниләр белән шигыйлар арасындагы каршылык тудыру кирәк булып чыкты

— Бу мәсьәлә кем тарафыннандыр куертыла, — ди белгеч. — Башта җәмәгатьчелек хозурына чыгарга тиеш булмаган документлар чыкты. Аны шундук провокация белән шөгыльләнүче аноним каналлар бастырды. Шуннан соң аны радикаль төркемнәр — сәләфитләр, радикаль традиционалистлар күтәреп алды. Аңлавымча, сүз шигыйлар мәчете ачу турында түгел, ә дини оешманы теркәү турында бара. Казанда нигездә шигыйлыкны азәрбайҗан диаспорасы тота. Алар арасында татарлар бик аз һәм алар аерым роль уйнамый. Ни өчен татар кешесе бу оешманы теркәргә булган? Чөнки ул Русия ватандашы, аңа моны эшләү җиңелрәк, шуңа да Әлмир Афзалов аны гамәлгә куючы булып санала. Бу хәлләр Иран Югары дини уку йортлары җитәкчесе Галириза Әгърафиның бирегә сәфәр кылуы белән бер вакытка туры килүе — очраклылык. Әлеге сәфәрнең көн тәртибе бөтенләй башка иде: Иран белән Русия арасында фәнни һәм мәдәни элемтәләрне арттыру. Һәм кемгәдер сөнниләр белән шигыйлар арасындагы каршылык тудыру кирәк булып чыкты.

Аныңча, Иран Татарстанда шигыйлыкны алга сөрергә җыенмый, Русия хакимиятендә дә мондый теләк булуы шик уята. Бу эчке вазгыятьне киеренкеләштерү булыр иде, ди белгеч.

Элегрәк Иран ягы Татарстанда шигыйлар мәчете булдырырга теләде, ләкин республикада ул хуплау тапмады, дип өсти ул.

Иранның Казандагы консуллыгы да Татарстанда берничә тапкыр шигый мәчете ачу турында сораган иде, ләкин ризалык ала алмадылар

— Иранның Казандагы консуллыгы да Татарстанда берничә тапкыр шигый мәчете ачу турында сораган иде, ләкин ризалык ала алмадылар, — ди иран белгече. — Моның сәбәбе — Иран башкаласы Тәһранда сөнниләрнең бер мәчете дә юк. Андый мәчетләр илнең башка төбәкләрендә бар. Анда сөнниләрнең мәчете дә, мәдрәсәләре дә, ислам университеты да эшли.

Шигыйларның Татарстан мәчетләрендә җыелуы ким дигәндә 20 ел дәвам итә ди ул. Мәсәлән, элегрәк Матәм көннәрен алар Казанның Нурулла һәм Кабан арты мәчетләрендә үткәрә иде. Бу юлы Мәрҗани мәчете дә аларга урын бирде. Анда дистәләгән кеше җыела иде.

Сугыш башлану белән Татарстан һәм Иран арасында элемтәләр көчәйде

Татарстан белән Иран арасында багланышлар электән үк булды. 2007 елда Иран Казанда консуллыгын ачты. 2009 елда нефть өлкәсендә тикшеренүләр уздыру өчен Татарстан фәннәр академиясе Ирандагы Әмиркәбир технология университеты белән килешү имзалады. 2021 елда Русия ислам институтында фарсы теле кафедрасы ачылды.

Шулай да Украинадагы сугыш башланганнан соң Русия, шул исәптән Татарстан Иран белән багланышларын арттыра башлады. Русия хәрбиләре Украина шәһәрләренә "Шахед" иран дроннары белән һөҗүм итте, соңрак Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.

Татарстан түрәләре Иран белән икътисади элемтәләрне арттырыр өчен Идел, Чулман елгаларыннан Хәзәр диңгезе аша логистика урнаштырырга җыенуын белдергән иде.

2023 елда Иранның дәүләт Мелли банкы (Bank Melli Iran) Казанда "Мир Бизнес Банк" офисын ачты. Ул ислам банкингы хезмәтләре күрсәтер дип әйтелде.

Былтыр Иранның "Миран" иминият ширкәте ачылачак, диелде.

Иран вәкилләре Казандагы төрле җыеннарда еш кунак була башлады. Аеручы KazanForum саммитында аларның зур делегациясен күрергә була иде.

Шулай да дини юнәлештә Татарстан белән Иран арасында ниндидер хезмәттәшлек урнашуы турында артык сөйләнмәде, чөнки әлеге дә баягы татарларның исламда сөнни булуы һәм ираннарның шигый юнәлешендә булуы моңа комачау итте, күрәсең.

Белешмә:

Сөннилек һәм шигыйлык — ислам диненең ике төп юнәлеше.

Сөннилек (Суннизм) — исламның иң зур юнәлеше. Мөселманнарның күпчелеге, шул исәптән татарлар да диннең әлеге юнәлешендә санала. Сөнниләрнең тәгълиматы Коръән һәм Сөннәткә (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм гамәлләренә) нигезләнгән.

Шигыйлык (Шиизм) — исламның икенче зур юнәлеше, сөнниләр белән чагыштырганда ул азчылык санала. Алар Иран, Гыйрак өлешләре, Азәрбайҗанда күпчелекне тәшкил итә. Шигыйлыкта имамнарның урынына, Мөхәммәд пәйгамбәрнең гаиләсенә (аеруча Алигә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве һәм туганына) зур әһәмият бирелә.

Бу ике юнәлеш арасында дини һәм тарихи аермалар булуына карамастан, икесе дә ислам дине нигезләренә һәм Коръәнгә таянып яши. Сөнниләр сөннәтне дә куллана, ә шигыйлар — имамнарның тәгълиматларын да өстиләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!