Алсу Кормаш: Русия төрмәсендә 288 көн

Алсу Кормаш Азатлык Радиосында 26 ел эшли. Бу чорда ул кеше хокуклары, бигрәк тә хатын-кызлар, милли азчылыклар хокуклары турында язды, гаилә проблемнарын, хатын-кызларга карата көч куллану, кыйнау очракларын яктырты.

Хатын-кызлар темасы, гомумән, аның яраткан темаларының берсе булып кала. Алсу әзерләгән мәкаләләрдә төрле милләтләрнең көчле һәм акыллы хатын-кызларын күрсәтү, җәберләүгә дучар булганнарны яклау беренче урында тора.

2018 елда Азатлык Радиосы "Әйдә!Online"  татар телен укыту проектын ачып җибәрде. Татарстанның үзендә дә татар телен укыту кискен кимегән чорда, телнең абруе төшкәндә, аңа кызыксынуны төрле юллар белән арттыру максатында эшләнде бу. Алсу — бу проектны җитәкләүчеләрнең берсе.

Русиягә Алсу гаилә сәбәпләре белән 2023 елның май уртасында кайтты. 2 июнь көнне аны Казан халыкара һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә — тартып алды. Алсу айларча административ эш нигезендә хөкемне көтәргә мәҗбүр булды. 

2023 елның 18 октябрендә Алсу Кормаш Казанда кулга алынды. Аны вакытлыча тоту изоляторына утырттылар.  Шул вакыттан бирле бүгенгә кадәр ул сак астында калды. 

Казан мәхкәмәсе Алсуны тоткарлау вакытын берничә тапкыр озайтты. Мәхкәмә утырышлары — туганнары, якыннары һәм җәмәгатьчелек өчен аны күрү һәм ишетүнең бердәнбер мөмкинлек булды. 

"Мемориал" Азатлык журналисты Алсу Кормашны сәяси тоткын дип таныды.

Алсуның ире Павел Буторин аны төрмәдән азат итү өчен бар көчен куйды. Ул АКШ медиаларына күп әңгәмәләр бирде, дәүләт оешмалары белән сөйләшүләр алып барды. 

Алсу Кормашны яклап төрле чаралар узды. Фотода Нью-Йорктагы Таймс-сквер мәйданы, 2024 елның 22 гыйнвары

Алсу үзенең хатларында китапханәнең эшләмәве, ә камерада бары тик христиан дини китаплар яки аңа яраксыз психология әдәбияты гына барлыгына зарланды. Шулай да бер китап — ул татар язучысы Мәдинә Маликованың яңа әсәрләреннән торган татарча китап иде — озак вакыт узганнан соң аның кулына килеп иреште. Шуңа да ул еш кына хатларында кем нинди әсәр укыганын, нинди кино караганын язуны үтенеп сорады.

Азатлык Радиосы бинасында Алсуга теләктәшлек чарасы

"Кайчак күңелдә давыл күтәрелә, бикле ишеккә, рәшәткәле тәрәзәгә карамаска тырышам. Ай күренми, аны күрер өчен өстәлгә, аннары батареягә басарга кирәк — мин алай эшләмим. Монда кешеләр төрле, әмма язмышлар бертөрле. Инглиз телен яхшы белгән кызны да очраттым. Рәхәтләнеп инглизчә аралаштык. Сагындырылган. Зыялы кешеләр дә бар, искиткеч акыллылар. Кешеләрдән илһамланам. Алар бер-берсенә терәк булырга тырыша", дип язган иде ул бер хатында.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" оешмасы вәкилләре "Алсуга — ирек!" шигаре белән

Алсу мәхкәмә утырышында аңа ул белмәгән балалар җибәргән фотосурәтләрне күрсәтә.

Утырышларның берсендә ул журналистларга үзе утырган камераны тасвирлады һәм бәдрәф урынына — бер тишек, өстәл юк, бүлмә бик кысан, кайнар су юк, дип сөйләде. 

Утырышларның берсендә Алсу Кормаш журналистларга шулай ук "хәлем бик үк яхшы түгел, шартлар бик начар", диде. "Сәламәтлегемне кайгыртырга мөмкинлегем юк", диде. Алсудан сезгә табиб ярдәме күрсәтәләрме дип сорагач, ул бу ярдәм "минималь" диде.

Алсу "Аны өйдә көтәләр" дигән рәсем белән

22 июль билгеле булганча, Татарстан Югары мәхкәмәсе Алсу Кормашны "Русия армиясе турында ялган мәгълүмат таратуда" гаепле дип тапты һәм аны 6,5 ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә яшерен һәм ябык рәвештә 19 июль көнне үк узды.

Ике атна да узмыйча, Русия АКШ белән тоткыннар алмашуы нәтиҗәсендә Алсуны азат итүе билгеле булды.

Алсуның иректә беренче фотосы. Ул азат ителгән башка американнар — Эван Гершкович һәм Пол Уилан белән. АКШ хөкүмәте чыгарган фото.

АКШ президенты Джо Байден азат ителгән американнар турында сөйли. Сул якта — Алсуның ике кызы һәм ире Павел Буторин. 

2 август Алсуның кызы Мириямгә 13 яшь тулды. Аны АКШ президенты Джо Байден котлады һәм "Туган көнең белән" җырын җырлады. 

Ә АКШ хөкүмәте чыгарган бу фотода азат ителгән Алсу очкычта иреккә чыгарылган башка американнар — Эван Гершкович һәм Пол Уилан белән.