Для начала, давайте узнаем, какие глаголы связаны с кухней:
Your browser doesn’t support HTML5
Кухонные глаголы
- пешерү (пешерергә) – печь, выпекать, варить (суп)
- турау (турарга) – нарезать
- йомырка туглау (тугларга) – взбивать яйца
- камыр басу (басарга) – замесить тесто
- кисү (кисәргә) – резать, разрезать
- камыр җәю (җәяргә) – раскатать тесто
- болгату (болгатырга) – перемешивать
- майлау (майларга) – смазывать маслом
Продолжим? Давайте перейдем к вопросам и ответам по этой теме:
Your browser doesn’t support HTML5
1. Син ашарга пешерергә яратасыңмы? – Ты любишь готовить?
- Әйе, мин еш кына үзем ашарга пешерәм. – Да, я часто сам(а) готовлю еду.
- Пешерергә яратам, әмма сирәк пешерәм. – Я люблю готовить, но готовлю редко.
- Юк, мин ашарга пешерергә яратмыйм. – Нет, я не люблю готовить.
2. Яраткан ашларың нинди? – Какие у тебя любимые блюда?
- Татар ашларын яратам. – Я люблю татарские блюда.
- Миңа итальян кухнясы ошый. – Мне нравится итальянская кухня.
- Минем яраткан ашларым күп, барысын да санап бетерә алмыйм. – У меня много любимых блюд, не могу перечислить все.
3. Нинди эчемлекләр яратасың? – Какие напитки ты любишь?
- Мин сөтле чәй яратам. – Я люблю чай с молоком.
- Мин төрекчә каһвә ясарга яратам. – Я люблю заваривать кофе по-турецки.
- Миңа чәй дә, каһвә дә ошый. – Мне и чай, и кофе нравятся.
4. Син татар ашларыннан кайсы ризыкны пешерә беләсең? – Какие блюда татарской кухни ты умеешь готовить?
- Минем татар ризыкларын әзерләгәнем юк. – Я ни разу не готовил(а) татарские блюда.
- Кыстыбый әзерли беләм, ул бик җиңел әзерләнә. – Умею готовить кыстыбый, он очень легко готовится.
- Мин әлегә өйрәнәм генә. – Я только учусь (универсальная фраза для многих случаев)
5. Татарча милли бәйрәм табынында син иң яраткан аш-су кайсы? – Какое твое любимое блюдо на татарском праздничном застолье?
- Әлбәттә, чәкчәк. – Конечно, чакчак.
- Өчпочмак белән сөтле чәй булса, миңа башка берни кирәкми. – Если есть өчпочмак и чай с молоком, мне больше ничего не надо.
- Мин табынга бәлеш чыгарганнарын көтәм. – Я жду, когда на стол подадут бәлеш.
***
Если уж мы заговорили про нашу любимую татарскую кухню, давайте вместе приготовим өчпочмак? Двухсоставное слово "өчпочмак" образовано из двух основ: "өч" һәм "почмак", где слово "өч" означает цифру "три", а "почмак" – "угол". Сочная начинка у него всегда одинаковая – картофель, мясо и лук, а вот для теста мы предложим целых два варианта.
А вообще рецептов приготовления өчпочмаков довольно много, как в вариациях теста, так и начинки. Определяющей особенностью блюда является вовсе не его треугольная форма, а технология приготовления, при которой начинка в эчпочмак кладется сырой (в отличие от большинства других подобных изделий).
Сез әзерме? Вы готовы? Эшкә керешик. – Приступим к делу.
Эчлек – Начинка:
бәрәңге – картофель,
ит – мясо,
суган – лук.
- Эчлеккә салынасы һәрнәрсә шакмаклап (0,5 см) турала һәм әзер камыр җәймәләре эченә чи килеш салына. – Все ингредиенты для начинки используются сырыми и нарезаются мелкими кубиками (0,5 см)
- Тоз, борыч тәменә карап өстәлә. – Соль, перец добавляется по вкусу.
Камыр (тесто):
Вариант 1: кетерди торган камыр өчен кирәк булачак (для хрустящего теста понадобятся):
ярты стакан җылымса су – полстакана теплой воды,
2/3 стакан җылымса сөт – 2/3 стакана теплого молока,
1 йомырка – 1 яйцо,
100 грамм эретелгән атланмай – 100 грамм расплавленного сливочного масла,
2–3 аш кашыгы үсемлек мае – 2-3 столовой ложки растительного масла,
кирәгенчә он һәм тоз – мука и соль в нужном объёме
Вариант 2: йомшак камыр өчен (для мягкого теста):
1 стакан кефир – 1 стакан кефира
6 аш кашыгы көнбагыш мае – 6 столовых ложек подсолнечного масла
1 чеметем чәй содасы – 1 щепотка пищевой соды
кирәгенчә он һәм тоз (мука и соль в нужном объёме)
- Ә хәзер эчлек белән камырдан барыбызга да таныш геометрик фигураны җыябыз: камыр чәй тәлинкәсе зурлыгындагы (диаметры 15 см га якын) түгәрәк җәймә итеп җәелә, камыр кырыйлары өскә күтәрелә, башта бер яктан, аннары калган ике яктан чеметеп чыгыла һәм үзәгендә тишекле өчпочмак ясала. Теләк булса, җөйләрне үрелгән толымчык кыяфәтенә китерергә була. Бу күнекмә бәлеш һәм башка аш-сулар әзерләгәндә дә кирәк булачак.
ПЕРЕВОД: А теперь собираем из начинки и теста знакомую нам геометрическую форму: тесто раскатывается в виде круга размером с чайное блюдце (диаметром около 15 см), края теста поднимаются вверх и защепляются сначала с одной, затем с двух других сторон и формируются в виде треугольника с отверстием по центру. "Шов" по желанию может быть оформлен в виде косичек. Это умение еще пригодится при оформлении теста для бәлеш и других татарских блюд.
***
Сразу аппетит проснулся, правда? Можно созвать друзей и приготовить всем вместе, читая наши рецепты на татарском, чтобы еще больше закрепить фразы.
А для закрепления предлагаем почитать и послушать несколько монологов. Наши герои рассказывают о своих любимых блюдах.
Your browser doesn’t support HTML5
Гүзәл:
Мин татар ашларын бик яратам. Минем әбием бик тәмле итеп тәбикмәк пешерә. Кунакка килгәч, иртән әбинең мич янында мәш килгән тавышына уянып китәсең, аның куллары шундый җәһәт-җәһәт эшли: табага сыек камырны агыза, табаны мичкә утырта, бераздан тартып чыгара да, тәбикмәкләрне зур тәлинкәгә тау итеп өя. Димәк, бүген бәйрәм!
Your browser doesn’t support HTML5
Лилия:
Безнең гаиләдә барысы да бәрәңге тәкәсен яратып ашыйлар. Аны ясавы да бик җиңел – юка гына итеп җәелгән камыр эченә вак туралган чи бәрәңге белән чи суган салалар, анис тәмләткече өстиләр. Җылы мичтә ул кызарып-янып пешә. Ә кызу мичтән алгач аны икегә ярып, пары чыгып торган шакмак-шакмак бәрәңгеләр өстенә сөт өсте салып җибәрәсең!.. Ул май эри-эри бармаклар буйлап тамып төшә башлый, ә син май тамганчы тизрәк ашарга тырышасың… Үзе кайнар, үзе тәмле, камыры кетердәп тора. Сезгә сөйләгәндә дә авыздан сулар килә башлады.
Your browser doesn’t support HTML5
Алсу:
Мин балачактан пешекче булырга хыялландым. Дүрт яшемдә үк кухняда әниемә ашарга пешерергә булышып йөри идем. Әбием миңа, аш-су остасы булырсың, дип гел әйтә торган иде. Мәктәптән кайткач, үзем ашарга әзерли идем. Соңрак үземнең ресторанымны булдырачакмын дип хыяллана башладым. Өйдә татар ашларын ял көннәрендә яки кунаклар килгәч пешерәм, дусларым яки туганнарым белән бергә әзерләргә яратам. Бергәләп әзерлисез, булышасыз, бер-берегездән өйрәнәсез, тәҗрибә уртаклашасыз, көн яңалыкларын бүлешәсез, шаярышасыз, тагын да якынаясыз. Минемчә, һәр милли кухняның төп идеясы да шул.
Бирем. Найдите в тексте следующие фразы:
- готовит
- просыпаешься
- вытаскивает
- значит
- очень легко
- мелко нарезанный
- разделив пополам
- начала мечтать
- обмениваетесь опытом
- по-моему
Бирем. Ответьте на вопросы по монологам:
- Гүзәл нинди аш-су ярата?
- Ул кайсы ашамлык турында сөйли?
- Гүзәл кем пешергән тәбикмәк турында искә ала?
- Лилиянең гаиләсендә кайсы ризыкны яратып ашыйлар?
- Бәрәңге тәкәсен ничек пешерәләр?
- Лилия сөйләгән рецептны вегетарианнарга киңәш итеп буламы?
- Алсу кем булырга хыялланган?
- Татар ашларын Алсу кайчан әзерли?
- Алсу ник ашларны өйдә дуслар яки туганнар белән бергә әзерләргә кирәк дип саный?
Кстати, про еду можно послушать и в выпусках нашего "Әйдә подкаст": здесь и здесь.
***
Наверное, вы уже заметили в монологах, что герои предпочитают разные блюда. А какие виды блюд еще есть? Вот самые основные слова, чтобы говорить о кухне на татарском:
Your browser doesn’t support HTML5
Ризык төрләре
- аш – суп
- ботка – каша
- эчемлек – напиток
- татлы – сладкое
- камыр ашлары – мучные блюда
- кабымлык – закуска
- балык – рыба
- икмәк – хлеб
- яшелчә – овощи
- иртәнге аш – завтрак
- көндезге аш – обед
- кичке аш – ужин
Бирем: Поставьте слова в правильном порядке, чтобы получились правильные предложения:
Бирем. Подготовьте рассказ о своем любимом блюде. Используйте глаголы и фразы, которые есть в этом уроке.
А напоследок, давайте узнаем, что татары говорили о еде. Для этого прочитаем и послушаем следующие пословицы:
Your browser doesn’t support HTML5
Татарские пословицы о еде
- Аш белән атканга таш белән атма. – Не кидай камень в того, кто кинул в тебя еду (отнесся к тебе по-доброму)
- Ашаган белми, тураган белә. – Знает не тот, кто ест, а знает тот, кто режет (готовит)
- Бер чынаяк чәйнең кырык ел хәтере бар. – У чашки чая память на сорок лет.
- Кунак ашы – кара-каршы. – Гостевое угощение – обоюдное (если пригласили в гости, пригласи в ответ).
- Ашаган табагыңа төкермә. – Не плюй в тарелку, из которой ешь.
- Ит сөяксез булмый. – Не бывает мяса без костей.
- Май ботканы бозмас. – Кашу маслом не испортишь.
- Кунак сыйларга ачык чырай, такта чәй дә җитә. – Чтобы угощать гостя, достаточно гостеприимства и плиточного чая.
Так же полезными будут и фразеологизмы о еде и готовке. Мы не будем переводить их, а дадим значения на татарском:
Фразеологизмы о еде и готовке
- Авыз ашка тисә, борын ташка тию – "Кулыңа дәүләт-мал керсә, бәла көт тә тор".
- Авызлары бал да май булсын! – "Бәхет эчендә, муллыкта яшәсеннәр" теләге.
- Әйрән баш – башы буш, тиле, тинтәк.
- Бал-майда йөзү – бай, җитешле тормышта яшәү.
- Бер балык башын чәйнәү – бер әйберне кабатлау.
- Авыз белән тәлинка арасында йөрү – кашык белән тиз-тиз ашау.
- Тозсыз сүз – мәгънәсез сүз.
- Куян күчтәнәче – урманга алган ашамлыкларның калдыгы.
- Куян шулпасының шулпасы – төп мәгънәсен югалтуны аңлата.
***
На этом у нас всё, надеемся, что вам понравился сегодняшний урок, и вы нашли здесь много полезного. Пишите нам на почту (eydetat@gmail.com) и в соцсетях, что понравилось, а что нет.
Напоминаем, что вы также можете учить татарский с помощью наших курсов "разговорный татарский для начинающих" и "разговорный татарский для продолжающих".
Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Telegram-е, Instagram-е, Youtube и Тиктоке.
Встретимся на следующем занятии. Сау булыгыз!