Башкортстан ирекле дәүләт булачак һәм башкортлар белән татарларга килешү төзергә туры киләчәк, дип белдерде Казакъстанның Гумилев исемендәге Евразия милли университы фәнни хезмәткәре, этнология кафедрасы докторанты, башкорт галиме Азамат Рыскилдин бүген "Аспекты"да узган турыдан-туры эфир вакытында.
Күп еллар Казакъстанда яшәүче Рыскилдин үзенең Русия ватандашы булырга теләге юклыгын әйтте. Ул киләчәктә Башкортстан ватандашы булачагын белдерде. Шулай да дәүләтчелек корганда татарлар белән килешергә туры киләчәк, дип саный галим.
— Әгәр дә без үзебезне Башкортстан халкы буларак хис итсәк, киләчәктә башкорт халкы турында гына түгел, башкалар — Башкортстан урыслары, Башкортстан татарлары хакында да уйларга, кайгыртырга тиеш булабыз. Без аерым килешүгә киләчәк бердәм конституцион җәмгыять булыр дип өмет итәм, — диде ул.
Галим фикеренчә, бүген Башкортстан Конституциясе ХХ гасыр карашларыннан чыгып язылган. Ул "күпмилләтле" дигән төшенчәне төзәтергә туры киләчәк диде. "Дәүләт коручы халык" төшенчәсен дә зарарлы вирус дип белдерде.
— Минем өчен Башкортстанда нормаль дәүләтчелек кормыйча иреккә ирешеп булмаячак, — диде ул.
Аныңча, бүген Башкортстандагы галимнәр эчке эмиграциядә утыра, шулай да алар киләчәк өчен эшчәнлеген дәвам итә.
- Русия Украинага һөҗүм иткәннән бирле, Русия Федерациясенә кергән республикалар һәм өлкәләр — аннан аерылып чыгып — үзләренең мөстәкыйль, бәйсез дәүләтләрен булдырырга яки торгызырга тиеш дигән фикерләр ишетелә башлады.
- 2023 елның мартында чит илдәге башкорт сәяси эмигрантлары тарафыннан "Чит илдәге башкорт милли хәрәкәте комитеты" оештырылды. Аның төп максаты "Башкортстан республикасы бәйсезлегенә әзерләнү" дип әйтелде. Оешманың җитәкчесе итеп чит илдә "Башкорт милли сәяси үзәге"нә нигез салган Руслан Габбасов билгеләнде.
- Элегрәк Габбасов бәйсез Башкортстанда башкорт сәяси милләтен төзиячәкләрен, республикада бер генә дәүләт теле – башкорт теле булачагын Азатлыкка сөйләгән иде. Аныңча, башка телләр – татар, мари, удмурт телләре – шул халык тупланып яшәгән урыннарда рәсми тел булып саналачак.
- Быел Литвада узган 11нче "Пост-Русиянең ирекле халыклары" форумында да Башкортстанның киләчәге турында сүз булды. Анда Руслан Габбасов бәйсез республикада башкортлар күпчелекне тәшкил итәчәк дип фаразлый.
- Күптән түгел чит илгә киткән галимнәр һәм журналистлар яңа Русиянең Конституция өлгесен булдырды. Бу проектка татар һәм башкорт активистлары каршы чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!