Татар яшьләре форумы августтан киләсе елга күчерелә

2021 елның августында Татар яшьләре форумы шурасы утырышы

Чара "Казанда зур халыкара чаралар үткәрү сәбәпле" күчерелә дип аңлатыла.

Быел август аенда узарга тиешле Дөнья татар яшьләре форумының тугызынчы җыены үтмәячәк. Азатлыкка билгеле булганча, бу хакта форум шурасы әгъзаларына хәбәр ителде.

Форум җыены "Казанда зур халыкара чаралар үткәрү сәбәпле" күчерелгәне әйтелә.

Яшьләр җыенын үткәрү 2025 елның 23-27 апрель көннәрендә күздә тотыла. Аны татар шагыйре Габдулла Тукайның 139 еллыгы һәм "Мин татарча сөйләшәм" чарасының 20 еллыгына туры китерү планлаштырыла диелә.

Элегрәк "Бизнес Online" язганча, Дөнья татар яшьләре форумы август уртасында узарга тиеш иде. Аны "Милләт җыены" урынына зурлап уздырмакчылар иде.

  • Дөнья татар яшьләре форумы 2004 елда Татар конгрессының яшьләр канаты буларак оешты.
  • Төрле вакытларда форум төрле белдерүләр, мөрәҗәгатьләр, ачык хатлар белән чыгыш ясады. Соңрак хатлар, мөрәҗәгатьләр сирәгәйде. Бу Русиядәге сәяси вәзгыятькә дә бәйле.
  • Соңгы тапкыр форум 2018 елда үткәрелде. 2020 елда Татар яшьләре форумының зур җыены булырга тиеш иде, әмма пандемия аркасында аны 2021 елга күчерделәр. Ул елны да форум узмады, аның урынына форум шурасының утырышы үткәрелде.
  • 2023 елның декабрендә форум рәисе булып Райнур Хәсәнов сайланды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!