WSJ: Русия Украинадагы гаскәренең бер өлешен Курски өлкәсенә күчерә

Украинаның Сумы төбәгендә Русия белән Украина чиге, 2024 елның 11 августы

Шул ук вакытта Америка аналитиклары Русиягә күпме хәрби бүлек күчерлүен һәм бу Украина җирлегендәге сугышка никадәр йогынты ясый алуын әйтә алмый.  

Русия Украинадагы гаскәрләренең бер өлешен украин кораллы көчләре һөҗүменә каршы тору өчен Курски өлкәсенә күчерә дип хәбәр итә Wall Street Journal америка рәмиләренә сылтанып.

Украин армиясенең Русия җирлегендәге хәрби операциясе Мәскәүне Украинадан гаскәрләрен чыгару мәҗбүр итүнең бер билгесе ди алар. Америка аналитиклары Русиягә күпме хәрби бүлек күчерлүен һәм бу Украина җирлегендәге сугышка никадәр йогынты ясый алуын әйтә алмый.

Украина гамәлләре Владимир Путинга "җитди дилемма" тудырды дип белдерде 13 августта АКШ президенты Джо Байден. Байден сүзләренчә, аның хакимияте вәкилләре украиннар белән даими элемтәдә тора, ул вакыйгалардан хәбәрдар.

Байден администрация украин ягыннан Русия җирлегенә һөҗүм итү турында белдерү алмады диде.

  • Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде.
  • 12 августта Русия хакимиятләре биргән мәгълүматка күрә, төбәкнең 28 торак пункты Украина хәрбиләре контролендә.
  • Төбәктән 120 меңнән артык кеше киткән, тагын 180 мең кешене эвакуацияләү кирәк. Хакимиятләр сүзенчә, Курски өлкәсенә һөҗүм барышында 12 кеше үлгән.
  • Төбәктә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде, кешеләрне эвакуациялиләр. Украина кораллы көчләренең Курски өлкәсендәге операциясе сугыш башыннан бирле Русия ягында булган иң зур хәрби бәрелеш булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!