Татарстанда ипотека килешүләре саны кискен кимегән

Июнь белән чагыштырганда ипотека килешүләре саны һәм күләме 65% һәм 74% кимегән.

Татарстанда июль аенда ипотека алучылар саны һәм ипотека күләме кискен кимегән. Июнь белән чагыштырганда күрсәткечләр 65% һәм 74% кимегән. Моны Берләштерелгән кредит бюросы статистикасы күрсәтә.

Республика июльдә барлыгы 8,75 млрд сумка 2,35 мең ипотека кредиты бирелгән. Бер кредитның уртача күләме 3,77 млн сум.

Ипотека кредиты базары бөтен Русия буйлап кими. Былтыргы ел белән чагыштырганда бирелгән кредитлар һәм аның күләме 55% һәм 57% кимегән.

  • Русиядә 1 июльдән 8%лы ташламалы ипотека програмы гамәлдән чыгарылды.
  • Моннан тыш, фатир бәяләре артуын дәвам итә. Мәсәлән, Казанның күчемсез милек базарында да бер дүрткел метры уртача 100 мең сумнан очсызрак торучы фатирлар калмаган. "ЦИАН" күчемсез милек агентлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында әлеге бәя уртача 176 мең сум.
  • Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина Русиядә яшәүче гаиләләрнең кимендә 40 проценты ипотека ала алмый, хәтта ташламалысын да, дип белдерде. Кайбер очракларда ипотека балалар тууны тоткарлап торучы фактор да булырга мөмкин, дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!