2024 ел башыннн Татарстанда алкоһол һәм спиртлы эчемлекләр белән 341 кеше агуланган. Бу былтыргыдан 5%ка күбрәк. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үлемнәр саны исә 164 кешегә җиткән. Бу узган елның шушы чорыннан 1,3 тапкырга күбрәк.
Агуланучыларның төп өлешен 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр тәшкил иткән. Үсмерләр арасында — 31, балалар арасында — 12 очрак теркәлгән. Зыян күрүчеләрнең 77%ын ир-атлар алып тора. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, агуланучыларның өчтән берен эшсезләр тәшкил иткән.
Роспотребнадзор ясаган анализ күрсәткәнчә, хастаханәгә салынганнарның күбесе — 62%ы этанол белән агуланган, 24% — ачыкланмаган спирт, 9% — метанол, 3% — 2-пропанол белән һәм 2% — башка спиртлардан зыян күргән.
13 августта Татарстан Дәүләт шурасы Русиядә эчкечелектән мәҗбүри дәвалауны кире кайтарырга тәкъдим итте. Кем елына өч тапкыр исерек килеш җинаять кыла, шул кешене эчкечелектән мәҗбүри дәваларга җибәрүне сорыйлар.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы белән илдә, шул исәптән, Татарстан һәм Башкортстанда хәмер куллану артты. Шуңа бәйле рәвештә көч куллану һәм үтерү очраклары да күбәйде. Социолог Искәндәр Ясәвиев авыр җинаятьләр һәм эчкечелек үсеше 2024 елда да дәвам итәчәк дип Азатлыкка фаразын җиткергән иде.
- Психолог Солтания Гатауллина киләчәктә дә эчкечелек артуга әзер булырга кирәк ди.
- 2024 елның гыйнвар-апрель айларында Татарстанда алкоһол 1,94 миллион дал күләмендә сатылган. Бу узган елның шушы чорыннан 5 процентка күбрәк.
- Шул ук вакытта Русиядә ун ел эчендә беренче тапкыр "хәмергә бәйлелек" дигән диагноз куелу очраклары арткан. 2022 елда табиблар хәмергә бәйлелеге башланган 54,2 мең кешене ачыклаган. Ә моңа кадәр аларның саны гел кимүгә таба барган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!