6-11 сентябрь көннәрендә Казанда "Алтын мөнбәр" халыкара кино фестивале узачак.
Быел XX мәртәбә узачак фестивальнең төп яңалыгы – бәйге програмына кергән фильмнар түләүле булачак. Бу хакта бүген узган матбугат очрашуында әйттеләр. Билет бәясе – 200 сум, дип яза "Татаркино" җитәкчесе Миләүшә Айтугановага сылтанып "Ватаным Татарстан" газетасы сайты.
Фестиваль 6 сентябрьдә Казан Ратушасында ачылачак, ә ябылу тантанасы 11 сентябрьдә Камал театрында узачак.
Фестиваль кысасында фильмнар "Мир" һәм "Родина" кинотеатрларында, Казан Кирмәнендәге Кабул итү урыннарында (Присутственные места) ачык һавада күрсәтеләчәк.
Татарстан мәдәният министрлыгының үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова сүзләренчә, ябылу тантанасына билетларны сатуга чыгарганнар. Алар Камал театры сайтында бар. Бәясе – 300, 400, 500 сум.
- Фестиваль програмына 27 илдән 51 фильм кергән.
- 2004 елда әлеге чара "Алтын мөнбәр" халыкара мөселман кинофестивале" исеме белән уздырыла башлый. 2009 елда ул "Казан мөселман кинофестивале" дип үзгәртелә. Быелдан исә ул – "Алтын мөнбәр" Казан халыкара кинофестивале дип йөртеләчәк.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!