Баймак протестларында катнашучыларның берсе АКШның иммиграцион төрмәсендә утыра

Баймак протестлары

Башкорт активистлары аны төрмәдән чыгарырга тырыша.

Гыйнвар аенда Баймак протестларында катнашучыларның берсе хәзерге вакытта АКШның иммиграцион төрмәсендә утыра, дип хәбәр итте Лос-Анджелес шәһәрендә яшәүче активист, Азат милләтләр лигасы вәкиле Айгөл Лайон.

Протестта катнашкан кеше исеме иминлек максатыннан аталмый, аның АКШ төрмәсендә инде 3 ай утырганы гына билгеле.

— Мәхкәмә инде билгеләнгән. Туганнары юк, Америкада дуслары гына ярдәм итә. Аны төрмәдән чыгарырга тырышабыз, — ди Лайон.

Башкорт активистлары әйтүенчә, ул егеткә адвокат кирәк. Алар аңа сәяси качак статусы бирелүе, ахыр чиктә иреккә чыгуы өчен көрәшә.

Лайон сүзләренчә, АКШта һәм кайбер башка илләрдә Русиядә Баймак эше нигезендә эзләрлекләнә алган тагын берничә кеше бар.

  • 17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне нәкъ менә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язган иде. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килгән иде.
  • Быел гыйнварда Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты.
  • Баймак эше нигезендә 80нән артык кеше тоткарланды. Шулар арасында Рифат Даутов тоткарлангач тикшерү изоляторына алып китү юлында үлде, Миннияр Байгускаров сорау алулардан соң асылынды, Зәки Ильясов комага китте. Дим Дәүләткилдин тоткарланганда кыйналды.
  • 18 июльдә мәхкәмә "Баймак эше"ндә гаепләнүче Илшат Ульябаевны биш елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу - "Баймак эше" белән бәйле беренче хөкем карары булды. Idel.Реалиига бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
  • Фаил Алсыновка теләктәшлек белдергән җырчы Алтынай Вәлитов аңа басым ясалганы һәм илдән китәргә мәҗбүр булуы турында сөйләде. Ул гаиләсе белән АКШка Мексика чиген узып кергән һәм сәяси сыену сораган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!