"Left-wing Comunity in Yerevan" берләшмәсе оештырган акция Ереванда Русия илчелегеннән ерак түгел урнашкан Русия мәйданында узды.
– Апелляциягә кадәр хөкем карарының йомшаруына яки аның кире каралуына өмет шәүләсе бар иде, – ди пикетта катнашучылареың берсе, Русиядәге "Сулчыларның социалистик хәрәкәте" активисты Никита Аркин. Ләкин апелляция мәхкәмәсенең элекке хөкем карарын үзгәрешсез калдыруы билгеле булгач, без моңа каршы протестка чыктык.
Аркин соңгы вакытта Русия хакимиятләренең сул активистларны да "либералларны кебек кырыс" эзәрлекләвенә игътибар итте.
– Хәзер сулчыларны бик еш утырталар, – диде активист. Хакимият оппозициянең теләсә нинди рәвешеннән, шул исәптән сулчылардан курка, бигрәк тә сугышка каршы хәрәкәттән. Бу хәрәкәтнең социаль базасы Русия либералларына караганда күбрәк.
15 август көнне Мәскәү өлкәсе Власиха бистәсендәге мәхкәмәдә галим Азат Мифтаховның апелляциясе каралды. Азат үзе утырышта видеоэлемтә аша катнашты.
Мифтахов моңа кадәр "хулиганлык" маддәсе нигезендә алты ел утырып чыкты. 2023 елның азагында колониядән чыкканда ул кабат тоткарланды. Март аенда мәхкәмә Мифтаховны "террорчылыкны аклау" эше нигезендә тагын дүрт елга хөкем итте.
Тикшерү фаразынча, элекке җинаять эше нигезендә колониядә утырган чагында Мифтахов Украина ягында сугышкан дустының үлеме өчен "үч алачагын" һәм "ФСБ хезмәткәрләрен шартлатырга кирәген" сөйләгән. Азатка каршы күрсәтмәләрне "аның белән иң күп аралаша торган" тоткын бирүе әйтелде.
Адвокат Светлана Сидоркина фикеренчә, Азатны ирекле фикер йөрткән өчен эзәрлеклиләр. Ул башка карар көтмәгән.
Мифтахов дүрт елның ике ел ярымын төрмәдә уздырырга тиеш булачак. Калган вакытын — кырыс тәртипле колониядә. Колониядән аермалы буларак, төрмәдә шартлар кырысрак.
- 2023 елның 4 сентябрендә Мифтаховны Киров өлкәсендәге Омутнинскида урнашкан 17нче төзәтү колониясеннән чыкканда тоткарладылар. Тикшерү фаразынча, ул "Народная самооборона" террорчы оешмасының актив әгъзасы булган һәм аңлы рәвештә җинаять кылган – тоткыннар арасында террорчылыкны пропагандалаган".
- Моңарчы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов хулиганлыкта гаепләнеп колониядә утырып чыкты. Тикшерү һәм мәхкәмә фаразынча, ул тарафдарлары белән Мәскәү өлкәсендә "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ваткан, төтен шашкасы ыргыткан. Бу вакытта офиста беркем булмаган диелде. Мифтахов гаебен танымады, үзенә каршы күрсәтмәләрне газаплаулар аркасында бирүен белдерде.
- "Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимияте бу оешманы "ят агент" дип йөртелүчеләр исемлегенә кертте) Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.
- Дөнья галимнәре Азат Мифтаховка күп тапкыр яклау белдерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!