Чаллы кешесе Русия гаскәрләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә тоткарланган

Иллюстратив фото

Бу хакта Татарстандагы ФСБы матбугат үзәге хәбәр итә.

Аны бүген тоткарлаганнар. Ирме, хатынмы ул, ничә яшь аңа — билгесез. Бары тик Чаллыда яшәүче дип кенә телгә алына таратылган релизда. Ул Русия гаскәрләрен дискредитацияләү маддәсе нигезендә тоткарланган.

Тикшерүчеләр фикеренчә, бу кеше Telegram-да төрле язмалар урнаштырган, алар Русия гаскәрләрен дискредитацияләргә юнәлдерелгән. Текст эчтәлекләре китерелми.

Татарстандагы Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше ачылган.

  • Бу маддә нигезендә узган елны Казанда активист Зөлфия Ситдыйкова тоткарланды, аннары кулга алынды. 28 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.
  • Татарстан мәхкәмәләре Русия гаскәрен "дискредитацияләүдә" (Административ хокук бозулар кодесының 20.3.3 маддәсе) гаепле дип табып, дистәләгән кешене штрафка тарткан иде.
  • 2022 елда ДДТ рок-төркеме җырчысы Юрий Шевчукка да Русия кораллы көчләрен дискредитацияләү административ эше нигезендә Уфада мәхкәмә булды. Аңа штраф салынды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!