Мөфти Равил Гайнетдин Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды

Равил Гайнетдин

Ул Корылтайда бердән-бер намзәт итеп чыгарылды.

Мөфти Равил Гайнетдин киләсе биш елга Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды. Тантанада 40 илдән дин һәм дәүләт эшлеклеләре, шул исәптән Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Корылтай делегатлары — Русия Диния нәзарәтенә караган имамнар аны бертавыштан хуплады. Мөфтиятнең Аксакаллар шурасы рәисе Дамир Гыйззәтуллин һәм Голәмәләр шурасы рәисе Шамил Әләветдинов яңа сайланган мөфтигә дини хакимлек символы - тугра, баш мөфти таягы (посох) һәм Коръән тапшырды.

— Мин Аллаһның рәхмәте белән һәм Аның ярдәмендә Исламны һәм мөселманнарны яклау юлында, Аллаһ Сүзенең тантанасы, хакыйкать, гаделлек һәм һуманизм өчен, гражданлык, динара һәм милләтара тынычлык һәм татулык ныгыту хакына бөтен тырышлыгымны, белемемне, тәҗрибәмне кулланырга вәгъда бирәм, – диде мөфти.

Русия Диния нәзарәте Корылтае алдыннан Бөтендөнья урыс халык җыенының Хокук яклау үзәге җитәкчесе, үзен ислам белгече дип атаучы Роман Силантьев мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Мөфтиләр шурасын һәм Русия мөселманнарының Диния нәзарәтен тыярга чакырды. Ул шундый тәкъдим белән Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать итте. Мөфтият бу белдерүгә әлегә җавап кайтармады.

Белгечләр моны мөфтигә басым ясау һәм аны гына түгел, башка мөселман әһелләрен дә куркыту тырышлыгы дип бәяли. Динчеләр арасында илдә 1937 ел җилләре исә башлавы турында әйтүчеләр дә бар.

Равил Гайнетдингә 65 яшь. Ул 1959 елда Татарстанның Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килә.

Казан телевидениесендә режиссер ассистенты булып эшли. 1979 елда Бохарадагы "Мир Араб" мәдрәсәсенә укырга керә. Укуын тәмамлаганнан соң Казанның "Нур Ислам" мәчетендә имамлык итә.

1987 елда Мәскәү Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы булып билгеләнә.

1994 елда Русиянең Үзәк-Европа өлеше Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп сайлана. 1996 елда Русия мөфтиләр шурасын кора һәм аның рәисе була.

Русиянең Украина җирендә баскын сугыш алып баруын дин әһелләренең күпчелеге, шул исәптән мөфти Равил Гайнетдин баштан ук хуплап килә.

Шул ук вакытта сугыш башлану белән Русиядә мәчетләргә, аеруча Гайнетдин җитәкләгән мөфтияткә караган мәхәлләләргә басым башланды. Моңа кадәр Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләрендәге гыйбадәт йортларына куәт оешмасы вәкилләре даими рейдлар үткәрде. Вакытлыча ябылып торган Мәскәүнең Южное Бутово районында урнашкан гыйбадәт йорты имамы Марат Алимов сүзләренчә, Украинага каршы сугыш башланганнан соң, илдә шовинизм, милләтчелек көчәюе күзәтелә.

Быел мөфти Равил Гайнетдин урыс теле мөселманнарның аралашу теленә әверелде дип белдерде. Хәзер Русиянең күпчелек мәчетләрендә, шул исәптән Равил Гайнетдин мөфтиятенә караган гыйбадәт йортларында вәгазьләр урыс телендә алып барыла.

Русиядә мөслимәләргә никаб киюне тыярга телиләр. Моны күпчелек мөфтиләр хуплады, Татарстан белән Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте каршы чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!