"Алпар" төркеме Истанбул татарлары белән очрашты

"Алпар" төркеме Казанда барлыкка килгән иҗат берләшмәсе. Аңа нигез салучы — Алмаз Әсхәдулла. Төркиягә төркемнең солистлары Рәмилә Шәмсемөхәммәтова белән Адел Тимеров та килгән. Алар барысы да җырлый, төрле музыка уеннарында уйный. 

"Алпар" борынгы музыка уен коралларын булдыра, алар белән халыкны таныштыра.

Мәсәлән, Алмаз Әсхәдулла кубыз, курай тарихы белән таныштырды, аларга бәйле риваятьләр дә сөйләде. Ул Татарстанда иң борынгы кубыз Лениногорски якларында табылган, диде. Бу кубыз XI гасырга карый.

"Алпар"ны тамашачыларга Истанбул татарларының "Идел-Урал" берләшмәсе вәкиле Зилә Нәҗип тәкъдим итте. Ул тамашачылар арасында борынгы төрки көйләрен яратучы төрекләр дә бар дип сөйләде. 

"Алпар"ның тагын бер солисты Адел Тимербаев борынгы дәф музыка коралын ничек яңгыравын күрсәтте. Ул тәңречелек вакыттында кулланылган дип аңлатылды.

"Алпар" үзләре кулланган музыка уен коралларын үзләре дә заказга ясый. Мәсәлән, менә бу - дәф.

Татар тирмәсенә кеше сыеп бетмәде. Оештыручылар әйтүенчә, "Алпар"ның концертын 70ләп кеше карады.

Татар тирмәсе кунаклары арасында Казаннан концерт турында очраклы ишетеп килүчеләр дә бар иде. Мәсәлән, уртада Казанның танылган экскуссоводы Раушания Миңнуллина ире белән.

Кемгә кәнәфидә урын калмады — тирмә уртасында урын тапты.

Күпләр балаларын ияртеп килгән иде, алар да татар музыка кораллары ничек яңгыраганын кызыксынып тыңлады.

Истанбул татарларының гадәте - татар чарасына милли киемнән килү. Мәсәлән, түбәтәйдә!

Мондый "дресс-код"ны яшьләр дә сакларга тырыша. 

Ә бу — "Тулпар" думбырачылар төркеме. Ул төрек, татар, монгол яшьләреннән тупланган. Кичәдә алар да чыгыш ясады. Алтын Урда чорына караган көй башкарды, тамак төбе белән җырлау үрнәген күрсәтте.

Кичәдә татар сәнгате турында файдалы, кыйммәтле мәгълүмат белән бүлешү мулдан булды, аны рәхмәт белән сеңдереп утыручылар да бар иде.

Йөрәкләр пәрә-пәрә килгән чаклар: тирә-якта милләттәшләр, фикердәшләр, җыр-моң...

Күңелләрнең тулуына тирмәгә җыелган кешеләр дә, тирмә эченең милли бизәлеше дә тәэсир итте, диде кайбер тамашачылар

Зилә Нәҗип Истанбулдагы "Тумата" төрки сөнгать төркеменең кичәләре сагындыра дип әйтте. "Тумата"га татарлар нигез сала, аның солистлары да — татар, мәсәлән, танылган җәмәгать эшлеклесе Гөлтан Ураллы. 

Аның каравы "иске" татарлар яшьләрнең төрки татар көйләрен белүләренә сөенде. Фотода - Фазыл Агиш. Кытайдан Истанбулга килеп урнашучы татар нәселенең вәкиле.

Нинди генә чара булмасын татарның гадәте бер — җыенны "Туган тел" җыры белән тәмамлау. Ул аягүрә басып башкарылды. "Алпар" музыкантлары курай, дәфтә көйләде.

Бергәләп истәлеккә фотога да төшелде, аннары күмәкләшеп шөкерана кылу догасы әйтелде, Коръән сурәләре укылды.

Әмма кешеләрнең тараласы килмәде, урамда самавыр чыжлады, чәйләр эчелде, гап корылды, хәл-әхвәл сорашылды. Нәкъ татарча!

Кемдер тәмләп аралашканда балалар  вакытны юкка уздырмады — алар чиратлашып кичә йолдызлары белән фотога төшеп калырга тырышты, курай, дәф кебек уен коралларын тотып карарга сорады.

Бу тамаша Казан белән Истанбул музыка сөючеләрен бергә кавыштырды. Истәлеккә "Алпар" белән "Тулпар" төркемнәре фотога төште. 

"Алпар" белән очрашу кичәсенән бер дә аерылашасы килмәде.