"Тулай торакларны бушатыгыз, бүлмәләр чиста калсын!"

"Универсиада авылы". КФУ студентлары тулай торагы

Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгару дәвам итә. Ризасызлык белдереп каршы чыгулар кими.

7 октябрьдән башлап 27сенә кадәр Казандагы көллият, техникум һәм югары уку йортларында белем алу дистанцион форматка күчәчәк: сәбәбе — 22-24 октябрьдә Татарстан башкаласында узачак БРИКС саммиты.

Белешмә: БРИКС

БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.

2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.

БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

Дөнья банкы мәгълүматына күрә, БРИКС оешмасына кергән илләр Җир шарының 30% чамасы мәйданын һәм дөньяда халык санының 42% тәшкил итә. Әлеге оешмага нигездә үсеш алучы илләре керә, югары үсештәге дәүләтләр аның эшендә катнашмый.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдеүенчә, мәсәлән, Казан федераль университетында (КФУ) көндезге уку 1 ноябрьдә генә башланып китәчәк, 1 сентябрьдән алып 17 октябрьгә кадәр студентлар уку материалларын мөстәкыйль рәвештә үзләштерер дип планлаштырыла, ә 18-31 октябрьдә ике атналык каникул булачак.

КФУ студентлары укырга килеп тә җитмәде инде кайтып китәргә мәҗбүрләр. Бу студентлар арасында ризасызлык уятты. Белем йорты укучылары укуларның дистантка күчерелүе дә, аеруча алганда аларны Универсиада авылындагы тулай тораклардан чыгарылуы белем алучыларның хокукларын бозу дип белдерде. Ачыктан-ачык студентлар каршылык чараларын оештырмады, әмма ризасызлыгын социаль челтәрләрдә белдерде, петиция имзалады. Алар Универсиада авылында урнашкан тулай тораклардан чыгарылуы, анда төрле куәт структуралары кешеләре урнаштырылуы канунсыз гамәл дип чәчрәп чыкты.

"Без саммитка каршы түгелбез, әмма ни өчен аны уздыру студентларның җилкәсенә төшә, ник бу мәсьәләне университет хәл итәргә тиеш, ә, мәсәлән, шәһәр хакимияте баш ватмый?

Универсида авылында 9 мең студент яши. Алар җәй һәм көзнең беренче ике аен кайда яшәячәген кайгыртырга тиеш булачак. Һәр студент фатир яллап яши алмый, кемнеңдер өенә дә кайтырга мөмкинлеге юк. Капылт тулай торактан китүне таләп итү канунсыз, күпләр эшли, тормышын җайлады. Без бит килешү төзедек, акчаны түләдек" дип аңлатты студентлар хакимиятнең мондый карарына каршы чыгып.

Петиция язылды, әмма аны артык күп кеше имзаламады. Аны хуплаучылар меңгә дә тулмаган. Әмма студентлар аны имзаларга курка, чөнки басым ясала дип язды "Гроза" телеграм каналы.

БУ ТЕМАГА: Тулай торактан куылучы студентлар: "Әлегә эзәрлекләү юк, әмма басым бар"

КАИларга торак өчен түләгән акча кайтарылачак диелгән

Казан дәүләт техник тикшеренү университеты (КНИТУ-КАИ) студентлары да БРИКС дигән сылтау белән онлайн укуга күчерелә. Бу гына түгел, алар 7 октябрьгә кадәр тулай торакларыннан чыгарга тиеш. Бүлмәләрдән шәхси әйберләрне алырга, бүлмәләрне пөхтә килеш калдырырга дип кисәтелгән.

КАИ-ның Казанда сигез тулай торагы бар, барысы да студентлар белән шыплап тулган. Тулай тораклар беренче чиратта бюджет системы нигезендә укучыларга бирелә. 12 ай, ягъни бер елга тулай торактагы урын өчен студент 11 мең 424 сум акча түли. Август азагында студентлар тулай торакларда бер ел яшәү өчен килешү имзалый, акчаны да алдан түләп куя. Уку йорты студентлары бүгенге кебек бер айга тулай торактан китү очрагы булмады, бу беренче шундый очрак дип аңлата.

7 октябрьгә кадәр берсе дә калмаячак диелде

— Сентябрь урталарында кем тулай торакларда яши, аларга китәргә кушылды. 7 октябрьгә кадәр берсе дә калмаячак диелде. Бүлмәләр чиста калсын дип кушылды, — дип сөйли исемен әйтмәүне сораган бер студент.

Тулай тораклар бүлмәләре бикләнәчәк һәм аларга берсе дә кертелмәячәк дип вәгъдә ителгән. Студентлар шулай да шәхси әйберләрен бүлмәләрдә калдырмаячакларын әйтә.

— Әллә ни кыйммәтле әйберләр дә юк. Әмма КФУ тулай торакларындагы кебек чит кешеләр яшәмәячәк дип ышандырдылар. Бөтен җирдә камера, урларлык әйбер дә юк. Суыткычта берничә айга алып киленгән ризыклар кала. Шул гына. Аларга тимәсләр дип уйлыйм, — ди башка бер студент.

Әңгәмәдәшнең чын исемен ни өчен атамыйбыз?
Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Русиядә "теләнмәгән оешма" белән хезмәттәшлек итү өчен җаваплылыкка тарту каралган. Шул сәбәпле әңгәмәдәшебез исемен атамаска үтенде. Азатлык аның исемен белсә дә, иминлек максатыннан атамый.


Казан авиация институты җитәкчелеге шулай да бер ай тулай торакта тормаганнары өчен студентларга "яңадан исәпләү" ясалачак дип вәгъдә иткән. Әмма кайчан бер айлык акча биреләчәк, ничек түләнәчәк — аңлатучы булмаган.

КАИ студентлары арасында моңа ризасызлык белдерүче күренми. КФУлар кебек петицияләр дә чыгарылмады, белдерүләр дә ясалмады. КАИ студентлары бары тик онлайн ни рәвешле укыячакларын аңламый — бу мәсьәләдә төгәллек юк дип борчыла. Расписание дә, нинди платформада белем алачаклары турында аңлату булмаган.

Укуга ябышып ятучылар һәм түләп укучыларда борчылу бар, дип аңлата студентлар.

Кем түләп укый, алар бер ай вакытын исраф итәчәк булып чыга

— Ягъни алар оффлайн уку, сыйфатлы белем алу өчен акча түли. Ә безгә үзаллы уку булачак дип әйттеләр, әмма нинди фәнне укырга, аннары ничек имтихан бирергә — берни аңлашылмый. Кем түләп укый, алар бер ай вакытын исраф итәчәк булып чыга. Ул акчаны беркем дә кайтармый, — дип аңлата КАИда белем алучылар.

Әмма студентларның берләшеп җитәкчелеккә сорауларның бирүе, хокукларны бозалар дип борчылуы, гомумән артык канәгатьсезлек сизелми. БРИКС көн саен узмый, гомергә бер була торган хәл дип аңлап кабул итәләр.

Студентлар БРИКС-ка нәрсә белән комачаулый? Бу хакта да әйтүче юк. Күрәсең, чара булган вакытта студентлар шәһәрдә селкенеп йөрмәсен, авылларына кайтсын, тәртип саклау күпкә җиңелрәк дип уйлаганнардыр дип аңлап кабул итәргә тырыша студентлар.

Шулай да студентлар тулай торакларга бер килеп урнашып, аннары кайтып китү, вакыт узу белән тагын килү өстәмә чыгым икәнен аңлый. Шул ук вакытта өйгә, туганнар янына кайтү мөмкинлеге булуны да уңай кабул итәләр.

Студентлар ризасызлык белдерүдән ни файда, чебен тәрәзәне вата алмый дип фикер йөртә.

"Студент кеше хокуксыз, ни әйтәләр, шуны үтибез. Ярый әле тулай тораклар бар, аннан да куылсак, фатир өчен түләү авыр булачак", дип аңлата алар.

БУ ТЕМАГА: Казанда БРИКС җыены көннәрендә бюджет оешмаларында эшләүчеләр ял итәчәк

КХТИ белән Энергода ничек?

Казан дәүләт технология университеты (КХТИ) студентлары да өч атналык дистанцион укуга күчерелә. Алар онлайн рәвештә укыячак. Бу университетның Казан буйлап тугыз тулай торагы бар, әмма студентларга карата йомшаграк эш иткәннәр. Онлайн уку булса да тулай торакта кеше калмасын дигән шарт куелмаган, кемнең барасы урыны юк, калырга мөмкинлек булачак. Ягъни студент торакта яшәп дистант килеш укый ала.

Казан энергетика университетының да студентлары шулай ук өйләренә таратыла, уку онлайн булачак дип игълан ителгән. Университетның дүрт тулай торагы бар. Икесен бушатырга дип әмер бирелгән, икесендә кем тели шул торакта кала ала диелгән.

Университетта ни өчен тулай торакларның икесен бушатылуын җентекләп аңлатып тормаганнар. "Үз әйберләрегезне калдыра аласыз, аларга берсе дә тимиячәк" диелгән. Шуның белән шул. Биредә дә студентлар арасында бердәмлек күрсәтеп ризасызлык белдерү булмаган. Шулай да бу очракта тулай торакта торып берьюлы белем дә алган, эшкә урнашып акча да эшләгән студентлар авыр хәлдә кала.

Менә алар хәзер кайдадыр яшәргә тиеш

— Мин менә кафеда табынчы булып эшлим. Ул эшкә урнашу җиңел булмады, укыттылар, өйрәттеләр. Яшәү урыным — тулай торак. Мин яшәгән тулай торактан кумыйлар, әмма 3нче вә 4нче санлы тулай торакларда эшне уку белән бергә алып баручылар бар бит. Менә алар хәзер кайдадыр яшәргә тиеш. Эшен ташлыймы ул? Әллә фатир яллыймы? Хәзер вакытлыча акча түләп яшәр өчен фатирлар да табуы авыр. Аннары кем өч атнага кертсен? Студент "тәүлеккә" фатир яллап яши алмый, акчасыз калачак. Авыр хәлгә калучылар бар. Барысының да "әйдә миндә яшәп тор!" дигән туганы юк бит, — дип аңлата килеп туган хәлне эшләп укучы студент.

Энергетика университетының тулай торакларында бер ай яшәү бәясе — уртача 740 сум. Бер ел яшисең икән, 1нче һәм 2нче санлы тулай торактагы урын өчен 11 мең 610 сум түлисе, ә 3нче, 4нче санлы тулай тораклар өчен бу бәя - 12 мең 620 сумны тәшкил итә.

Өч атна дәвамында тулай торакта яшәгән өчен акчалар кайтарыламы — ул хакта сүз булмаган.

БУ ТЕМАГА: Казанда БРИКС җыены алдыннан журналист Наилә Муллаевага кисәтү ясау өчен куәт оешмалары вәкилләре килгән

КФУның IT лицее укучылары да БРИКС аркасында интернаттан чыгарыла. Бу хакта "Гроза" телеграм каналы хәбәр итә. Лицей укучыларына "Универсиада авылының" 9нчы йортына күченеп торырга тәкъдим ителгән. Кем риза — күчә, юк икән, бернинди дә альтернатива тәкъдим ителмәгән. Сөйләшү кыска: әйберләреңне җый да 28 сентябрьгә кадәр бинадан чыгып кит.

IT лицейда 308 бала белем ала. Алар барысы да Казан балалары түгел, биредә Татарстанның башка шәһәр, авылларыннан да, Русиянең башка төбәкләреннән килеп белем алучылар шактый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!