The Insider: Алексей Навальный төрмәдә агуланган булуы ихтимал 

Алексей Навальный истәлегенә куелган чәчәкләр

Бу хакта басма Навальный үлеменә бәйле "йөзләрчә рәсми документлар"га сылтанып хәбәр итә. 

The Insider журналистлары җинаять эше ачудан баш тарткан юстиция майоры Александр Варапаев имазалаган беренчел карарны кулга төшерүләрен әйтте. Әлеге карарлар икәү була.

Беренчел документта әйтелгәнчә, үлеме алдыннан Алексей Навальный тикшерү колониясе ишегалдында йөргәндә үзен начар хис итә һәм моны кизүдәге колония хезмәткәренә белдерә.

"Хөкем ителгән Навальный А.А. идәнгә ятты, аннан соң ул эченең кискен авыртуыннан зарлана башлады, косты, тартыша башлады, һәм аңын югалтты, бу хакта шунда ук медицина хезмәткәрләренә хәбәр ителде", диелә карарның беренчел версиясендә.

Бу документның соңрак версиясендә инде Навальныйның эче авыртуы, косуы һәм тартышуы турында телгә алынмый, ди басма.

Шул ук вакытта The Insider тагын бер документны кулга төшергән. Анда Навальныйның үлеменнән соң алынган әйберләре турындагы белешмәдә "косу калдыклары" ачыклануы турында әйтелә. Әлеге әйберләр экспертизага җибәрелгән булган. Гәрчә элек бу хакта рәсми әйтүче булмады.

  • Оппозиционер сәясәтче Алексей Навальный быел 16 февральдә "Полярный волк" аерым тәртипле колониясендә үлде. Үлем турындагы йомгаклавында әйтелгәнчә, янәсе ул табигый сәбәпләр белән үлгән. Сәясәтченең тарафдарлары аны үтерделәр дип саный.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!