"Җамала. Азатлык җырлары" украин документаль фильмы Канндагы Медиа һәм ТВ премиясендә җиңгән

Җамала, архив фотосы

Бу кинода җырчының эшчәнлеге һәм Русия басып кергән көннәрдә аның Украинага ярдәм итүе турында күрсәтелә.

"Cannes Corporate Media & TV Awards" дип аталган фестиваль хөкемдарлары 46 илдән килгән 800гә якын гаризадан нәкъ менә әлеге фильмны сайлап алды, дип хәбәр итә Җамала социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Бу фестиваль ел саен октябрь аенда Франциянең Канн шәһәрендә уза һәм медиа дөньясында зур вакыйга санала.

Җырчының эшчәнлеге һәм Русия басып кергән көннәрдә аның Украинага ярдәм итүе турында сөйләгән кино "Кешелек мәсьәләләре һәм социаль сораулар" категориясендә җиңеп, "Алтын дельфин" премиясе алган.

— Бу фильм безнең һәрберебез турында. Бу фильмның һәр кадрында – украиннарның соңгы өч елдагы хәвефләре. Бу Русиянең тулы масштаблы бәреп керүеннән соң башланган вакыйгалар, бу өч ел эчендәге югалтулар, газаплар, көтүләр һәм билгесезлек турында. Әмма ул шул ук вакытта безнең үз ирегебез өчен көрәшебез турында фильм, — дип яза җырчы.

  • 2016 елда Җамала Евровидение бәйгесендә Украина исеменнән чыгыш ясады, кырымтатар сөргене турында җыр башкарып җиңү яулады. Җырчы Кырымның Русия тарафыннан басып алынуын даими рәвештә хөкем итә.
  • Русия Украинада сугыш башлагач, Җамала балаларын алып илдән китәргә мәҗбүр булды. Русия хакимияте аның әти-әнисенең йортын тартып алды.
  • Русиядә ул федераль эзләүгә бирелгән. Аны Русия армиясе турында фейк таратуда гаеплиләр. Ноябрьдә ул Русия мәхкәмәсе тарафыннан читтән торып кулга алынды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!