Финляндия татарлары турында китап төрекчә басылды. Бөтен чыгымнарны Төркия үз өстенә алган

Уңнан сулга Рамил Беляев, Александер Стубб, Гөлтән Бәдретдин, Абдулла Әрән, Мәхмәт Нури Әрсой

Аны тәкъдим итү Әнкарада булды. Чарада Финляндия президенты Александер Стубб, Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Әрсой, Төркиянең Әнкарадагы илчесе Пиркко Һямяляйнен, Төркиянең Һелсинкидагы илчесе Дениз Чакар катнашты.

"Finlandiya tatarlari" дип исемләнгән төрекчә басылган китапны тәкъдим итү чарасы 1 октябрь Төркиянең башкаласы Әнкара булды. Аны Төркиядән читтәге төрки вәкиллекләр мөдирлеге оештырды (Yurtdışı Türkler ve Akraba Topluluklar Başkanlığı), башлыгы — Абдулла Әрән.

Китап туенда Финляндия президенты Александер Стубб, Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Әрсой, Финляндиянең Әнкарадагы илчесе Пиркко Һямяляйнен, Төркиянең Һелсинкидагы илчесе Дениз Чакар катнашты. Финляндиядән татарлардан торган делегация дә чакырылган. Кунаклар арасында Финляндиянең Ислам җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин, китап авторы, Һелсинктдагы татар мәхәлләсе имамы Рамил Беляев һәм җәмгыятьнең идарә вәкилләре катнашты. Барлыгы Финляндия татарларыннан биш кеше.

Рамил Беляев Азатлык Радиосына сөйләвенчә, бу китапны төрекчәгә тәрҗемә итү, аны китап буларак бастыру һәм Әнкарада тәкъдим итү Төркия ягы тәкъдиме булган. Барысы да үзләре башкарып чыкты, бөтен чыгымнарны үз өстенә алдылар дип аңлатты.

— Бу китапның нигезе — минем фәнни хезмәтем. Ул вакытында урыс телендә язылды. Мин аны Һелсинки университында инглизчә, татарча сөйләп якладым. Аннары ул китап булып басылды. Казанда, Мәскәүдә, Петербурда аны тәкъдим итү булды. Хәзер менә ул төрекчә басылып чыкты.

Төркиягә рәхмәт, бу — Финляндиядә гомер итүче кечкенә төрки халыкның тарихына игътибар итү. Китапны тәкъдим итүне зурлап уздырдылар, без андый тантананы көтмәдек тә. Бу татарларга карата хөрмәт, татарларны тану дигәнне аңлата, — дип сөйләде Рамил Беляев. — Төркиянең республика буларак барлыкка килүенә татарларның да өлеше зур. Аны Төркия таный, югары бәяли. Чикләр ябылгач, шактый татарлар Финляндия аша Төркиягә килә. Татарның фән ияләре, укытучылары, руханилары Төркия белән Финляндия арасында күп йөри. Финляндия татар җәмгыятенең ике асыл имамы — Әхмәт Наим Атасәвәр, Абдррахман Кайа, имамның ярдәмчесе Әнвәр Йылдырым— барысы да Төркиядән килүче татарлар. Безне ныклы тарихи күперләр бәйләп тора.

"Finlandiya tatarlari" 300 битле, калын тышлы, сыйфатлы кәгазьдә бастырылган. Китапта күп рәсемнәр урын алган. Ул 500 данәдә нәшер ителгән. Төркиядә кызыксыну булса, китап тагын өстәмә тираж белән басылып чыга ала.

Аны Төркиядә онлайн аша сатып алып була. Бәясе — 722,50 лира, бу Русия акчасы белән 2 мең сумнан артык дигән сүз.

Әнкарада фин татарлары турында китап төрек телендә тәкъдим ителде

Финляндия татарлары турында китапны төрекчәгә тәрҗемә итү эшен Истанбулдагы Мәрмәрә университеты галимәсе Ләйсән Шаһин башкарган. Китапка тәрҗемә урыс теленнән ясалган, бу хезмәткә берничә ай вакыт киткән. Галимә фикеренчә, төрки халыклар тарихы белән кызыксынучылар Төркиядә күп, китап фән ияләренә дә, төрки халыклары тарихын өйрәнүчеләр өчен дә файдалы.

— Төркиядә төрки халыклар, аларның тарихы белән кызыксынучылар шактый. Алар өчен моңарчы алар белмәгән бер диаспора белән танышу кызык булачак дип саныйм, — ди галимә. — Татарлар Төркиядә алдынгы төрки халык буларак кабул ителә. Шул татар халкының бер кыйпылчыгы чит илдә телен, динен, гореф-гадәтен саклап, шул ук вакытта бу чит илнең дәүләт структуралары белән уңышлы хезмәттәшлек корып, чит җәмгыятькә ярашып, җирле халык белән һармония эчендә яшәү уңышына ирешкән. Мул, иркен, яхшы тормыш шартлары булдыра алган. Демократик илдә этник азчылыкның хакларына игътибарлы булган хакимият белән татарлар уңышлы хезмәттәшлек корыла алуын үрнәге дә бу китапта тасвирланган. Финляндия татарларының бигрәк тә мәгариф эшчәнлеге турында уку кызыклы булыр.

Китапның төрекчә басылуында галимә Назлы Гөндүзнең өлеше зур булды дип билгеләде Рамил Беляев. Ул китапның мөхәррире булган.

БУ ТЕМАГА: "Финляндия татарлары тәҗрибәсен читтә яшәгән башка татарлар да куллана ала"

Финляндиянең Ислам җәмгыяте рәисе Гөлтән Бәдретдин татарлар үзбилгеләнүен Финляндия һәм Төркия ярдәмендә саклады дип сөйләде. "Финляндия өченче буын татарлары вәкиле буларак, мин бирегә килүемә бик шат. Безнең ата-бабаларыбыз үзләренең татарлыгын саклап калу өчен Финляндиядә ислам җәмгыяте төзи. Минемча, Төркия дә безнең өчен мөһим мәгънәгә ия. Төркиядәге белгечләр белән яхшы эшләр алып барабыз. Финляндия һәм Төркия ярдәмендә үзбилгеләнүебезне саклауны дәвам итәбез", диде ул.

Төркиянең мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Әрсой Финляндиянең татар җәмгыяте Төркия белән Финляндияне арасында мөнәсәбәтләргә үз өлешен кертә диде. "Китапта фин татарларының илгә күченү процесслары язылган. Бу бик мөһим, чөнки биредә аларның ничек итеп үзбилгеләнүен һәм мәдәниятен саклаулары һәм Финляндиягә яраклашулары турында бөртекләп күрсәтелә. Бу эш киләсе тикшерүләр өчен фундаменталь чыганак булыр дип уйлыйм", диде министр. Аның сүзләренчә, Төркия президенты ике ил арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырга тели. "Фин татарлары" китабы безгә янә файда китерер дип уйлыйм, моңа өлеш кертүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә", диде ул.

Финляндия президенты Александер Стубб фин татарлары белән горурлануын белдерде. "Фин татар җәмгыяте илдә иң көчле җәмгыятьләрнең берсе. Ул 200 елдан артык үз татарлыгын саклый. Бүген фин татарлары илгә табиблар, галимнәр, эшмәкәрләр бирә. Без алар белән горурланабыз. Әлеге китапның Төркия белән Финляндияне якынайтуында шигем юк", диде ул.

Чарага Әнкара татарлары да чакырулы булды, китапны тәкъдим итүдә Әнкара унивирситетларында белем алган Татарстан студентлары да катнашты.

18 майда төрекчәгә тәрҗемә ителгән бу китапның туе Һелсинкида булган иде.

  • Рамил Беляев — Финляндия татарлары имамы. 2017 елда "Финляндиядә татар диаспорасы: интеграция һәм аcылны саклау мәсьәләләре" докторлык диссертациясен яклады. Бу фәнни эшне ул җиде ел дәвамында язды. Ул берничә китап авторы. Ул Финляндия татарлары тарихына, дин темаларына китаплар бастырып чыгарды. Беляев 1978 елда Нижгар өлкәсенең Сафаҗай авылында дөньяга килә.

Белешмә: Финляндия татарлары

Финляндиядә хәзер якынча 700-750 татар яши дип санала. Күпчелеге Һелсинки, Турку һәм Тампере шәһәрләрендә көн күрә. Аларның бабалары XIX гасыр ахыры XX йөз башында Түбән Новгород губернасындагы татар авылларыннан күчеп утыра.

1925 елда Һелсинкидә беренче ислам җәмгыятенә нигез салына.

1939-1940 елларда совет-фин сугышында Финляндия татарлары совет гаскәренә каршы сугыша. Фин гаскәрләренең өстенлеге карда күренми торган киемнәрдән мобиль хәрәкәт итү һәм көтелмәгән һөҗүмнәр ясау була. Совет гаскәрләренең югалтулары финнарныкыннан берничә мәртәбә зуррак була. Финляндиядә туып үскән татарлар һәм Совет берлеге тарафлы татарлар бер-берсенә каршы сугышырга мәҗбүр була.

Чит ил диаспоралары арасында Финляндия татарлары иң активлардан санала.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!