Мәскәүдә мәчет һәм мөселман үзәкләре биналарына вандаллар һөҗүм иткән

Мәскәүдә Халыкара ислам миссиясе бинасы коймасында "Русия православлар өчен" язуы

Алар "татар-монгол изүе" тәмамлануын искә төшерүче язулар калдырган. 

3-4 октябрьдә, җомга алдыннан, Мәскәүдәге мәчетләргә вандаллар һөҗүм иткән, дип хәбәр итә Русия Диния нәзарәте.

Шүһәдә (Мемориаль) мәчете, 1812 елгы сугышның мөселман каһарманнары хөрмәтенә төзелгән иң борынгы гыйбадәтханә — Тарихи мәчет һәм Халыкара ислам миссиясе бинасы зыян күргән диелә.

Мәчет коймалары диварына алар "Русия православлар өчен" ("Россия для православных") дип язып калдырган һәм ахырдан "1488" санын күрсәткән.
14/88 — неонацилар һәм ак милләтчеләр шигаре.

Бу беренче генә һөҗүм түгел. 13 июльдә Мәскәүдәге Тарихи мәчет ишек төбенә дуңгыз башы атканнар иде. Бу хәлне Русия Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин провокация диде һәм аны инкар итәргә чакырды.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң Мәскәү һәм Мәскәү өлкәләрендәге мәчетләргә һәм гыйбадәт йортларына басым башланды. Моңа кадәр аларны куәт оешмасы вәкилләре даими рейдлар үткәрде. Вакытлыча ябылып торган Мәскәүнең Южное Бутово районында урнашкан гыйбадәт йорты имамы Марат Алимов сүзләренчә, илдә шовинизм көчәюе күзәтелә.

"Махсус хәрби операция башланганнан соң, хәзер бик каты шовинизм, милләтчелек купты. Бу мәсьәлә алга чыкты", дигән иде ул.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!