Татарстан журналистларына БРИКС вакытында сак эшләргә дигән күрсәтмә бирелде

Татарстан хөкүмәт йорты

Саммит вакытында язмалар иминлек күзлегеннән чыгып бәяләнәчәк.

Татарстан журналистларына БРИКС саммиты вакытында сак эшләргә кушылды. Бу хакта бүген Татарстан премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров хөкүмәттә узган брифингта мөрәҗәгать итеп әйтте. Очрашуда нигездә Татарстан дәүләт медиаларының баш мөхәррирләре катнашты.

— Сез нәрсә язуыгызны, нәрсә күрсәтүегезне аңларга тиеш. Бу саммит вакытында дәүләт башлыклары иминлеге белән бәйле. Шуңа да мин сездән үз очеркларыгызда, фикерләрегездә, фотоларда саграк булырга сорыйм. Болар барысы да дәүләт башлыклары һәм кунаклар иминлеге күзлегеннән каралачак, — дип мөрәҗәгать итте ул.

Аның сүзләренчә, иминлек күзлегеннән Казанда вакытлыча төрле чикләүләр кертелә. Татарстан башкаласы федераль саклау хезмәте (ФСО) киүзендә булачак.

БРИКС илләре җыены Казанда 22-24 октябрь көннәрендә узачак. Анда 33 ил катнашачак, шул исәптән 24 илнең дәүләт башлыгы киләчәк. Татарстанга беренче тапкыр Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш килер дип көтелә.

Белешмә: БРИКС

БРИКС (ингл. BRICS — Brazil, Russia, India, China, South Africa) — дәүләтара берлек. 2006 елда оешкан. Аңа иң башта Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай илләре керде, соңрак Көньяк Африка республикасы кушылды.

2024 елда БРИКСка Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре керде. Яңа илләр кушылганнан соң оешма БРИКС+ дип атала башлады. Былтыр Хавьер Милей Аргентина президенты булып сайлангач БРИКСка керүдән баш тартты.

БРИКС җыеннарында икътисади, сәяси мәсьәләләр турында фикер алышалар. Берлек халыкара оешма дип саналмый. Аның баш сәркатибе дә, низамнамәсе дә юк. БРИКС эшләрен ел саен үзендә саммит уздыручы берәр ил-әгъза оештыра. 2024 елның көзендә ул Русиядә узачак. Үткәрелү урыны дип Казан шәһәре билгеләнгән.

Дөнья банкы мәгълүматына күрә, БРИКС оешмасына кергән илләр Җир шарының 30% чамасы мәйданын һәм дөньяда халык санының 42% тәшкил итә. Әлеге оешмага нигездә үсеш алучы илләре керә, югары үсештәге дәүләтләр аның эшендә катнашмый.

  • Казанда БРИКС хакына югары уку йортларында белем алучы студентларны тулай тораклардан чыгардылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!