Әнкарада Сөембикә исемендәге җәяүлеләр күпере ачылды

Әнкарадагы җәялүләр күперенә Сөембикә исемен бирүне татарлар зур вакыйга буларак кабул итте.

Ачылышына күпер Татарстан, кырымтатар, Төркия байраклары белән бизәлде.

Бу бәйрәмгә миллилек төсмерләрен өстәде.

Тантанага килүчеләргә, ә анда төрекләр дә, нугайлар да, кырымтатарлары да бар иде, барысына да Татарстан байраклары төсендәге тасмалар таратылды. Кемдер аларны күкрәгенә кадады, кемдер беләзек итеп бәйләде.

Шарлар, чәчәкләр - барысы да Татарстанны хәтерләтте.

Татарстан һәм Башкортстаннан Әнкарада белем алучы кызлар милли киемнәрдән килде, чыгышлар ясады.

Тантанада кырымтатар байраклары да күп булды, алар бу чараны оештыруда да күп көч куйган оешма булган.

Мәсәлән, Дөнья кырым татар конгрессның  баш сәркәтибе Намык Кәмал Баяр Сөембикә Казан, кырымтатарлы, нугайлар өчен кадерле шәхес дип чыгыш ясады.

Кырымтатарлары күпер ачылышын котлап, милли бию дә бүләк итте.

Тантана Төркия гимны белән башланды, чара төрек телендә алып барылды.

Күпергә исем бирелүне котлар өчен Төркиянең элеккеге мәдәният министры Намык Кәмал Зәйбәк килгән иде. Ул сәламне "Исәнмесез!" дип бирде, аннары башкортча да исәнләште.

Җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан Сөембикә турында кыскача сөйләде һәм Әнкарада татар ханбикәсенә күпер ачылса, Казанда аның манарасы янында кешеләргә дога кылырга рөхсәт ителми диде.

Җәмәгать эшлеклесе Лилия Сабир (с) бу чараның тормышка ашуын Әнкара татарлары көтте һәм бу чын бәйрәм,  тарихт вакыйга дип бәяләде.

Тантанада кырыклап кеше катнашты.

Исем туенда Казаннан рәссам Руслан Ибраһимов та бар иде. Бу көннәрдә ул Әнкарада рәссамнар күргәзмәсендә катнаша.

Студент кызлар күмәкләшеп җыр башкарды, аерым-аерым шигырьләр укыды.

Әмма тантананың иң югары ноктасы ул Төркиянең җыр һәм бию дәүләт ансамбленең солисты Фәриәл Башәлнең "Сөембикә" җырын башкаруы булды. Ул аны 2002 елда Казаннан өйрәнеп кайткан.

Җырчы фикеренчә, Сөембикә исеме күпер, һәйкәлләрдә генә калмасын, аның турында иҗат әсәрләре барлыкка килүе мөһим.

Кешеләр барлык чыгышларны да игътибар белән тыңлады.

Юл өсте булгач, байраклы, бизәкле тантанага теләктәшлек күрсәтеп машиналар кычкыртып "сәлам"нәр биреп китте.

Бу тантана күрешү урынына да әверелде, таныш-белешләр хәл-әхвәл сорашты.

Тантана Төркия гимны белән башланса, "Туган тел" белән тәмамланды. Кешеләргә аның тексты таратылды.

Кем сүзләрен белмәде - карап җырлады.

Ә татарлар һәм сәхнә йолдызлары аны яттан башкарды.

Бәйрәмдә бу күпер ачылышына өлеш кертүчеләргә һәм кунакларга истәлекле бүләкләр бирелде. Мәсәлән, Гаяз Исхакый медале һәм букчасы, "Зөләйха" китабы.

Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр.

Күпергә Сөембикә исеме бирелү турында карар ике ел элек кабул ителгән, әмма пандемия һәм башка сәбәпләр аркасында аның ачылышы кичектерелгән.