Әнкарадагы мәртәбәле күргәзмәдә татар һәм башкорт рәссамнары катнашты
"ArtNouva" күргәзмәсендә быел Татарстаннан ун рәссам, Башкорстаннан ике, Төмәннән бер рәссам катнашты.
Шулай ук заманча сәнгать күргәзмәсендә Төркиядә яшәүче татарлар да үз эшләрен тәкъдим итте. Алар биш кеше булды.
Татарларның бер өлеше бу күргәзмәдә беренче тапкыр катнаша, кемнеңдер инде тәҗрибәсе бар. Аларның иҗат эшләре күргәзмәнең бер җирендә тупланган иде.
Татарстаннан рәссам Руслан Ибраһимов Казаннан Әнкарага 60 килограм авырлыкта йөк алып килгән. Кыйммәтле йөктә күргәзмәгә килә алмаган рәссамнарның эшләре.
Руслан Ибраһимовның эшләре төрекләр арасында зур кызыксыну уятты. Аның татарларның төркичелек чорына караган рәсемнәре Төркия тамашачысына якын булып чыкты.
Моннан тыш, күпләр аның рәсем ясау техникасын югары бәяли.
Төрекләр татарларны тарихта куркынычсыз сугышчылар буларак билгеле дип әйтә. Бу хакта татар язучысы Нурихан Фәттахның "Сызгыра торган уклар" әсәрендә бәян ителә. Роман төрек теленә тәрҗемә ителде. Күргәзмәдә нәкъ татарларның сызгыручы укларны искә алучылар шактый булып чыкты.
Руслан нәкъ шул әсәргә нигезләнгән рәсемнәр сериясен ясаган. Бу күргәзмәдә аның эшләренә гашыйк булып рәсемнәрен сатып алучылар да булды.
Бу — Уфадан Лиана Нигъмәтҗәнова рәсемнәре. Ул күбрәк хатын-кызлар рәсемен ясый. Башкорт милли бизәкле хатыннар рәсеме нәзәкатьлелек белән аерыла дип бәяләнде.
Лиана Нигмәтҗанова графика ысылу белән дә рәсемнәр ясый. Аның рәсемнәре Германия, АКШ, Чехия, Австриядәге музейларда саклана.
Лиана чыгышы белән Уфадан, аңа 40 яшь, ул Шәехзадә Бабич исемендәге премия лауреаты.
Күргәзмәдә аерым кечкенә рәсемнәр дә бар иде, аларны сатып алырга мөмкин булды.
Ә бу — җете төсле картиналар Истанбулда яшәүче Нәркиз Акчураныкы. Нәркиз ханым — профессиональ рәссам һәм шуның белән гомер итә. Ул инде Төркиядә билгеле рәссам һәм төрле күргәзмәләрдә көтелгән кунак.
Нәркиз Акчура Кытайның Хайлар шәһәрендә туган татар. Ул сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, Төркиянең Милли мәҗлес депутаты Йосыф Акчураның туганы. Күпчелек татарлар кебек, Кытайны большевиклар басып алгач, аның да гаиләсе Төркиягә юл тота. Кечкенәдән бирле ул Истанбулда яши. Татарча камил белә.
Нәркиз Акчура майлы буяулар белән эш итә. Минем төгәл темам юк, ди ул. "Мин рәсемдә бер теманы күрәм, кеше башканы күрә һәм тоя. Рәсем сәнгате шуның белән кызык һәм кыйммәтле", дип сөйләде ул Азатлык Радиосына. Нәркиз Акчура шәхси күргәзмәсен оештырырга планлаштыра һәм шуңа бәйле эшем күп, яңа рәсемнәр тудырасым килә диде ул.
Күргәзмәнең тагын бер катнашучысы — танылган рәссам, иллюстратор Алсу Тимергалина. Танылган татар язучысы Адлер Тимергалинның кызы. Ул шактый китапларга рәсемнәр ясаган иҗатчы.
Алсу Тимергалина бу күргәзмәгә керамика эшләнмәләрен алып килгән. Менә бу татар агачларына күпләрнең күзе төште.
Керамикадан ясалган кул эшләнмәләрен шулай ук сатып алырга мөмкин булды.
Алсу Тимергалина кул эшләрендә милли бизәкләрне күрсәтеп кенә чикләнмәде, ул һәр көнне милли киемнән булды. Татарча камзул белән калфагы турында сорау бирүчеләр шактый иде.
Ә бу — Айгөл Окутан. Истанбулда яшәп иҗат итүче профессональ рәссам. Төркиядә узучы күргәзмәләрдә татар һәм башкортлар катнаша икән, бу — аның тырышлыгы. Ул милли тематика иҗат итүчеләрне бөртекләп эзли һәм таба, Төркиядә узучы күргәзмәләрдә катнашырга ярдәм итә.
Айгөл әйтүенчә, Әнкарадагы кешеләр зыялы һәм сәнгатьне тирәнтен белә, кул иҗатын югары бәяли. Шуңа бу күргәзмәдә катнашу рәссамнарга илһам алу урыны да. Ул татар-башкортларның иҗатларына игътибар зур дип сөйләде.
Алсу Сайгылы өчен бу күргәзмә беренче тәҗрибә. Алсу тумышы белән Чаллыдан һәм рәсем сәнгатеннән ерак мохиттә яшәгән. 2014 елда ул Төркиядә төпләнә, кияүгә чыга һәм көтелмәгәндә генә рәсем сәнгате белән кызыксына башлый.
"Бәлки, сагыш булгандыр ул. Туган якны, туганнарны сагынуны басар өчен рәсем ясау курсларына йөри башладым. һәм бу сәнгать мине тулысынча "йотты". Хәзер рәсем ясамыйча яши алмыйм. Гаиләмә дә, туганнарыма да бу көтелмәгән хәл булды", дип сөйләде ул Азатлык Радиосына. Ул майлы буялар куллана. Бу күргәзмәдә аның ике рәсеме тәкъдим ителде.
ArtNouva күргәзмәсенә татарлар да шактый килде, алар иҗатчылар белән аралаша алды.
Күргәзмәдә барлыгы 900 рәссам һәм сынчы катнашкан, алар 15 илдән килгән. Күргәзмәдә 100 галерея булдырылган.