Аризона университеты 2025 елда иммерсив татар теле курсларын оештырачак

Аризона университетында татар мәдәнияте белән танышу чарасы, 2022 ел

Быел университетта дәресләр онлайн оештырылачак.

Аризона дәүләт университетының Критик телләр институты 2025 елның җәендә татар теленнән иммерсив курслар оештырырга җыена. Бу хакта университетның сайтында чыккан белдерүдә әйтелә.

Дәресләр татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү мөмкинлеген күзаллый, курслар үзенә татар грамматикасына кереш һәм аралашу телне өйрәнүне кертә. Моннан тыш програмда татар мәдәнияте белән танышу, төрле өлкәдә уңышка ирешкән татар шәхесләре белән аралашу да оештырылачак диелә.

Дәресләр онлайн рәвештә 27 майдан башлап 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Көненә 4 сәгатьлек укуга өстәмә дәрестән тыш очрашулар һәм чаралар каралган.

Азатлыкка билгеле булганча, 2025 елда да Аризона университетында татар теле дәресләрен Канададан тел активисты, Alima Academy-га нигез салучы Алимә Сәлахетдинова укытачак.

Татар теле курслары АКШ югары белем програмының кредитлар системына керә. Татарчаны сайлаган АКШ студентлары бу дәресләр өчен 8 кредит ала алачак, диелә сайтта.

Моннан тыш Аризона университеты сайтында инглизчә татар теле, татарлар һәм Татарстан турында мәгълүмат та эленгән. Гомуми мәгълүматтан тыш, татарча кайбер гыйбарәләрне ишетү, өйрәнү мөмкинлеге дә бар.

Электән үк татар телен укыткан Аризона университетында, берничә еллык тәнәфестән соң, татар теле янә 2022 елда укытыла башлады. Анда татар теле дәресләрен Канадада яшәүче татар теле активисты, Alima Academy онлайн-мәктәп җитәкчесе Алимә Сәлахетдинова алып барды.

— Минем үземнең төп теләгем: ел буе бу университет һәм ул биргән мөмкинлекләр турында сөйләргә, кешеләрне киләсе җәй монда татар телен өйрәнергә килүгә өндәү. Ихтыяҗ булса, теләүчеләр җыелса, әлбәттә, татар теле алга таба да укытылыр, дип сөйләгән иде ул Азатлыкка.

Институтның элекке башлыгы Ирина Левин Азатлыкка биргән әңгәмәсендә университетның максаты – укучыларның үзләре өйрәнгән телдә сөйләшә башлавы, дип сөйләде.

Аризона университетының Критик телләр институты 1991 елдан Көнчыгыш Европа һәм Евразия телләреннән интенсив җәйге курсларны оештыра. Дәресләр Төньяк Америка һәм аннан читтәге студентлар өчен үткәрелә.

Критик телләр институты Меликян институты кысаларында эшли. Институт Евразия геосәясәте һәм телләрен өйрәнү һәм заманча өйрәнү идеяләрен алга сөрә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!