Владимир өлкәсендә мәктәптә мөселман дини киеменнән йөрү тыелган. Бу хакта өлкәнең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгының фәрманында әйтелә. Карар 22 октябрьдә үз көченә кергән.
Фәрманга ярашлы, мәктәпләрдә укучыларның динилеген күрсәтеп торучы киемнән, шул исәптән хиҗап һәм никабтан йөрү рөхсәт ителми.
Владимир өлкәсендә белем бирү оешмаларында укучыларның тышкы кыяфәт кагыйдәләре әле 2017 елда ук кабул ителгән. Ул вакытта укучыларның киеме "дөньяви характерда" булырга тиешлеге әйтелгән булган.
Соңрак Владимир өлкәсенең Мәгариф һәм яшьләр министрлыгы социаль челтәрдә бу фәрманга аңлатма бирде. Анда Русиянең дөньяви дәүләт булуы һәм диннең дәүләттән аерылуы әйтелә. "Укучыларның мәктәп киеменә карата куелган таләпләр, аларның диненә карамастан, белем бирү оешмаларының дөньяви характерын һәм аларда дини нейтралитетны тәэмин итә", диелә.
Быел җәен Русия Думасында җәмәгать урыннарында һәм белем йортларында дини кием киюгә чикләүләр кертү турындагы федераль канун өлгесе әзерләнде. Бу мөселман җәмәгатьчелегендә каршылыклы фикерләр уятты. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин канун өлгесенә каршы чыкты. Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин да бу канунны яңадан карарга чакырды.
Шул ук вакытта Русиядә никаб киюне тыю турында бәхәсләр бара. Май аенда Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев шундый тәкъдим белән чыкты. Битне тулысынча ябып тора торган никаблар кию илдә экстремизм куркынычын арттыра, диде. Түрәләрнең һәркайсы никабны тыю кирәклеген иминлек белән бәйләп аңлата.
Никабтан йөрүне күпчелек мөфтиләр хуплады, Татарстан белән Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте каршы чыкты.
- Яулык ябу мәсьәләсе Русиядә дә әледән әле күтәрелеп тора. Мәсәлән, Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә укытучыларга үз хокукларын мәхкәмәдә якларга туры килде.
- 2022 елның көзендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән иде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды. "Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган", диде мөфти.
- Былтыр август ахырында Казан адвокаты Руслан Нәгыев җитәкчелегендәге Юристлар берлеге (НАЮР) яңа уку елында мәктәпләргә яулык бәйләп килүне тыйсалар дип, "Укучыларның ата-аналарына белешмәлек" чыгарган иде.
- 2020 елда ноябрьдә Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп иткән, риза булмасалар, "урыс" мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә кушкан. Моңарчы бу проблем Татарстанда азмы-күпме чишелгән дип санала иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!