2024 елның 9 аенда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 771,9 млрд сумын федераль бюджетка күчергән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 41 процентка күбрәк. Былтыр республика 546,3 млрд юллаган булган. Әлеге саннарны бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хөкүмәт киңәшмәсендә китерде.
Аның сүзләренә караганда, 9 ай эчендә Татарстанда барлыгы 1,1 трлн сум салым һәм салым булмаган керемнәр тупланган. Бу узган елдан 261 млрд сумга күбрәк. Татарстанга салымнарның 36 проценты, яки 349 млрд сумы калган, 64 проценты — федераль бюджетка күчерелгән.
Сафиуллин китергән саннардан күренгәнчә, быел республика табигый казылмалар табу салымын 46 процентка, өстәмә кыйммәт салымы (НДС) 5,1 процентка, өстәмә керем салымын 2,5 тапкырга арттырган. Алар барысы да Мәскәү казнасына киткән.
2024 елның 9 аена Мәскәү федераль бюджеттан Татарстанга 59,6 млрд сум юллаган. Бу узган елдан 2 млрд сумга азрак.
Татарстан Мәскәүгә күчергән салымнар күләмен елдан-ел арттыра. 2023 елда республика үз керемнәренең 846,7 млрд сумын федераль бюджетка юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк.
Быел Русиядә салым реформасы кабул ителде. Бу халыктан да, эшкуарлардан да, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. Ул 2025 ел башыннан гамәлгә керер дип көтелә. Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса (янәсе, халыкның баерак өлешеннән күбрәк салым җыю), чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга кайтып калачак. Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде. Татарстан парламенты да бу үзгәрешләрнең бер өлешенә каршы чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!