Русия президенты Владимир Путин 2026 елда Чаллы шәһәренә нигез салынуга – 400 ел, беренче "КАМАЗ" йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итү турында фәрман имзалаган. Документ хокукый актлар порталында чыккан.
Хәзер Русия хөкүмәте өч ай эчендә бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрүне оештыру комитеты төзергә, анда кемнәр керәчәген расларга тиеш.
Бу уңайдан Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу ике юбилей "шәһәр инфраструктурасында эз калдырырга тиеш" дигән.
Шул ук вакытта 2026 елда Русия Үзәк банкы Чаллы шәһәренең 400 еллыгына багышлап 3 сумлык көмеш тәңкәләр чыгарырга җыена. Истәлекле тәңкә 3 мең данәдә сугылачак. Ул 925 пробалы көмештән ясалыр дип көтелә. Тәңкәдә "Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел" дип язылачак.
Быел тарихчыларда Чаллының 400 еллыгы бәхәсләр уятты. Алар шәһәргә татар дәүләтчелеге чорында ук нигез салынган дип саный.
— Монда тарихчы Владимир Ермаков тәкъдим иткән архивка нигезләнгәннәр. Бүгенге Чаллы биләмәләрендә татар шәһәрчеге бар. Ул Казан ханлыгы чорында ук булган. Монда туктаусыз үсеш булганмы дигән мәсьәлә бар. Эш шунда, Куйбышев сусаклагычында күп кенә урыннар су астында калган. Шулай да безнең археологлар өйрәнгән хәзерге Чаллы шәһәрендәге татар шәһәрчеге үзе бер факт булып тора, — дип белдергән иде тарих фәннәре докторы Радик Исхаков.
Тарихчы Ленар Мифтахов фикеренчә, Чаллының 400 еллыгын хакимият уйлап чыгарган.
— Эш шунда, Чаллы шәһәренә нигез салынган дата буенча бернинди фәнни конференция үткәрелмәде. 1626 елда шәһәргә нигез салынган дип фәнни даирә игълан итмәде. Дөресрәге, бу шәһәр җитәкчелегенең, аның башлыгының тәкъдиме.
2026 елда Чаллының 400 елыгын билгеләп үтәргә җыеналар. Узган елның октябрендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу датаны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады дип белдерде. Алдагы өч елда шәһәрнең 400 еллыгын билгеләп үтәр өчен төрле чаралар узачак.
Чаллының рәсми сайтында шәһәргә 1626 елда нигез салынган диелә.
Ачык чыганакларда әйтелгәнчә, нәкъ шул елда Алабуга авылы крестьяны Федор Попов җитәкчелегендә яңа крестьян җәмгыяте төзелә. Воевода Семен Волинский фәрманы белән аларга Чулманның сул ярындагы (Уфа өязе), Чална һәм Мәләкәс елгалары янына ялан кырга күчеп урнашырга рөхсәт бирелә.
Алабуга крестьяннары нигез салган авыл Чалнинский Починок дигән исем йөртә һәм якын-тирәдә нигез салынган башка авылларга баш булып тора.
Соңрак аны Бережные Челны, Береговые Челны, Набережные Челны дип атыйлар. Җирлек шәһәр статусын 1930 елда ала. 1982 елның ноябреннән 1988 ел башына кадәр шәһәрне Брежнев дип үзгәртәләр, соңрак исеме кире кайтарыла.
Шулай да шәһәргә 1626 елда нигез салынуы археологлар, төбәк тарихын өйрәнүчеләр һәм язучылар арасында тәнкыйтьләр дә тудыра.
Шәһәр белән Илдар Халиков җитәкчелек иткәндә моның турындагы бәхәсләр шуңа китерде — мэр Чаллыга керә торган урындагы "Яр Чаллы. Шәһәргә 1626 елда нигез салынган" дигән язулы стеланы алып куйдырды.
Чаллы шәһәрендә археологик казыну эшләре алып барган тарихчы Альберт Нигамаев Азатлык белән сөйләшкәндә "урыс кешеләре тора башлагач кына" шәһәргә нигез салынган дигән фикер белән килешмәде. Ул җирлектә Алтын Урда истәлекләре табылуын, шәһәр атамасының татардан чыгуын әйткән иде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!