Русия Кеше хокуклары шурасы башлыгы Русиядә сәяси репрессияләр юк, "әз генә санитар чаралар" бар, дип белдерде

RUSSIA--MOSCOW/Valeryi Fadeev TASS

Аның фикеренчә, репрессияләр дип 1937-1938 елларда булган хәлләрне атарга кирәк, ә хәзергеләре - "Көнбатыш белән сугышучы" Русиянең "дошман ягында торучыларга бераз чикләүләр кертүе" генә.

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы рәисе Валерий Фадеев фикеренчә, Русиядә хәзер сәяси репрессияләр юк.
Бу хакта ул Мәскәүдәге сәяси репрессияләр корбаннары мемориалына чәчәкләр салганнан соң "Интерфакс"ка әйткән. Кеше хокуклары шурасы башлыгы фикеренчә, репрессияләр дип 1937-1938 елларда булганнарны атарга кирәк, "ул чакта 740 мең кеше атып үтерелгән, шуларның күп өлеше — гаепсез кешеләр".

— Менә ул —репрессия. Ә хәзергесе... Әйе, безнең вазгыять катлаулы, без Көнбатыш белән сугыш алып барабыз. Һәм дошман ягында торучыларга ниндидер аз гына чикләүләр кертү — ул репрессияләр түгел, ул минималь санитар чаралар, — дип аңлаткан ул.

Шулай ук Фадеев 25 ел элек Русиядә бер миллион тоткын бар иде, ә хәзер аларның саны 300 мең дигән.

"Бу бик зур алга китеш. Президент ярлыкау институтын куллана һәм "махсус хәрби операция"гә (Украинага бәреп керүне Русиядә шулай дип атыйлар - ред.) китүчеләргә карата гына түгел".

29 октябрьдә Русиядә һәм кайбер башка чит илләрдә сәяси золымнар корбаннарын искә алу чарасы башланып китте.

"Исемнәрне кире кайтару" дип атлган бу чараларда катнашучылар Совет терроры елларында һәлак булган кешеләрнең исемнәрен укыды.

Хокук яклаучылар мәгълүматынча, исемнәрне Мәскәүдә һәм Иркутскида, Бременда, Ревдада, Денверда, Дрезденда һәм Страсбургта укыйлар.

29 октябрьдә Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе, сәясәтче Лилия Чанышева сәяси тоткыннарга теләктәшлек күрсәтеп ачлык тотачагын белдерде.

"Русиядә меңнән артык сәяси тоткын рәшәткә артында кала бирә. Әлегә иректә булмаучыларга теләктәшлек күрсәтеп, мин яңадан бер көнлек ачлык игълан итәм. Һәм бөтен битараф булмаучыларга 30 октябрьдә ризыктан баш тартырга тәкъдим ясыйм", диде Лилия Чанышева.

30 октябрьдә Русиядә Сәяси золымнар корбаннарын искә алу көне үтә. 1974 елда нәкъ бу көнне Мордовия һәм Пермь лагерьләрендәге тоткыннар Совет берлегендәге сәяси репрессияләргә каршылык белдереп ачлык игълан иткән. Әлеге хәлдән соң ел саен бу көнне сәяси тоткыннар ачлык тота башлый, ә 1991 елда РСФСР Югары шурасы 30 октябрьне рәсми танылган Искә алу көне дип игълан итә.

"ОВД-Инфо" мәгълүматларына күрә, 30 октябрьгә Русиядә сәяси сәбәпләр белән 1400ләп кеше төрмәләрдә утыра, 3000гә якын кеше җинаять эзәрлекләнүенә дучар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!