8-10 ноябрь көннәрендә узачак "Татарча диктант" акциясендә катнашучылар быел текстны латин графикасында да яза алачак. Бу хакта акциянең кураторы Амил Нур "Татар-информ" дәүләт агентылыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.
Диктантта катнашучылар өчен өч төрле текст әзерләнгән. Катлаулы дәрәҗәдә Шәриф Камалның "Матур туганда" романыннан өзек булачак (бу текст Татарстан һәм Башкортстан өчен исәпләнгән). Уртача дәрәҗәдәге (Русия төбәкләре өчен) текстта Гомәр Бәшировның "Туган ягым – яшел бишек" повестеннән, җиңел дәрәҗәдә (чит илләр өчен) Мирсәй Әмирнең "Агыйдел" хикәясеннән өзек укылачак.
— Мирсәй Әмирнең текстын латин әлифбасына күчереп, аны Tatar Grammar берләшмәсе белән бергә эшләдек. Ул социаль челтәрләрдә алдан чыгарылачак. Кешеләр аны укып әзерләнә алалар. Без быел латин әлифбасында да текстны рәсми рәвештә тикшерәчәкбез, — диде Амил Нур.
Моннан тыш, быел тикшерү таләпләре "йомшартылган". Мәсәлән, узган еллардан аермалы бер орфографик хата өчен дә "5"ле куелачак. Текстта бер хата да буламаса, бу очракта диктант "5+" дип бәяләнәчәк.
8-10 ноябрьдә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында 10:00 сәгатьтә татарча диктант уку эфиры оештырылачак. Ул алдан яздырылган, анда Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, җырчы Фирдүс Тямаев, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашкан. Оештыручылар офлайн узачак диктантка барлык министрларны да чакыруларын, ләкин катнашу турында әлегә төгәл җавап алмауларын хәбәр иттеләр.
Киләчәктә "Татарча диктант"та язылган текстларны ясалма фәһем аша тикшереп булачак. Әлегә катнашучыларның хатасын диктант яздыру мәйданчыгындагы җаваплы оештырчылар тикшерә. Яңа продуктны 3-4 ай эчендә ясап бетерергә җыеналар. Ясалма фәһем модельләре әзер, хәзер өч-дүрт филолог махсус хаталар эшләп ул модельләрне өйрәтә, диде Татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов. Ул волонтерлар ярдәме белән бушлай эшләнә.
"Татарча диктант" акциясе 9нчы тапкыр оештырыла. Узган елларда анда 1 млннан артык кеше катнашуы хәбәр ителде. Ул вакытта диктант яздыруның 5 мең мәйданчыгы эшләде. Оештыручылар быел да шуның кадәр кеше катнашуын көтә. "Татарча диктант" акциясенең Европа илләре, АКШ, гарәп дәүләтләре, БДБ илләрендә мәйданчыклары оештырылачак. Моңа кадәр "Татарча диктант" акциясе өчен Татарстан бюджетыннан 1 млн сум бүленәчәге хәбәр ителде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!