Бүген иртән Молдовада сайлау бүлекләре ачылды. Ике атнда элек узган сайлауда гамәлдәге президент Майя Санду сайлаучыларның 42,3 процент тавышын казанган иде. Илнең элекке прокуроры Александр Стояноглы - 26 процент тавыш җыйды.
Майя Санду илнең Көнбатышны хуплау юнәлешендә баруын, аның Европа берлегенә керүен хуплый.
Стояноглыны Русия тарафлы оппозицион Социалистлар фиркасе хуплый. Фирка лидеры, илнең элекке президенты Игорь Додон сайлауда катнашмады, әмма көрәштәшләрен Стояноглы өчен тавыш бирергә чакырды.
Сайлау бүлекләре шулай ук чит илдәге Молдова илчелекләре биналарында да ачылды. Мәскәүдә ике бүлек эшли, икесе дә илчелек бинасында. Анда иртәдән үк чират тезелгән. Бу хакта Азатлык Радиосының урыс хезмәте хәбәр итә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!