Быел "Казан" гаилә үзәге мәйданындагы Яңа ел бизәлеше хакы 21 процентка арткан

Казанда Яңа ел бизәлеше. 2022 ел

Моңа кадәр Казан хакимияте Яңа ел чыршысының каркасын алыштыру өчен 10,5 миллион сум тоткан иде инде.

"Казан" гаилә үзәге мәйданында Яңа ел бизәлешенә 18,2 миллион сум тотылачак. Бу хакта дәүләт сатып-алулары порталында мәгълүмат урнаштырылган.

Яңа ел бизәлеше хаклары узган елдан 21,3 процентка күбрәк. Былтыр бу максаттан 15 млн сум тотылган. 2022 ел белән чагыштырганда быел бәяләр 40 процентка арткан.

18,2 млн сумга шәһәрнең төп чыршысын кую, "Чатыр" һәм "Чыршы" яктырту инсталляцияләрен урнаштыру, аларның эшләвен тәэмин итү, бәйрәмнәрдән соң аларны демонтажлау каралган. Бизәлеш эшләре 20 декабрьгә кадәр башкарылырга тиеш. Аны киләсе елның 15 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр сүтәргә җыеналар.

31 октбярьдә Казан хакимияте Яңа ел чыршысының каркасын 10,5 миллион сумга алыштырачагын хәбәр итте. Аның өчен яңа металл каркас сатып алыначагы, аның лазер белән кисеп эшләнергә тиешлеге әйтелде. Чыршы конструкциясенең биеклеге 35 метр, диаметры — 15 метр булачак диелде.

Быел Казанда яңа ел бәйрәмнәре "Казан" гаилә үзәгендә, Иске татар бистәсендә, "Әкият" курчак театры каршында, "Черек күл", "Крылья Советов" һәм башка шәһәр паркларында оештырылачак.

Узган ел Казан хакимияте Яңа ел төнендә салют оештырудан баш тартты. Быел салют булачагы турында рәсмиләр әлегә тәгаенләмәде.

2024 елгы яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстанга 170 мең турист килгән. Казанда туристлар 916 млн сум акча тоткан.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!