Татар иҗтимагый үзәге Литва Сеймы депутатларыннан Татарстанның бәйсезлеген тануны сорады. Әлеге мөрәҗәгатьне ТИҮнең рәисе Фәрит Зәкиев имзалаган. Анда Татарстанның халыкара танылу өчен барлык шартларга туры килүе әйтелә.
Мөрәҗәгатьтә Татарстанның 1992 елда федератив килешүне имзалаудан баш тартуы искәртелә. 1994 елда төзелгән шартнамә исә ике дәүләт арасындагы килешү статусына ия булуы ассызыклана. 1992 елның мартында Татарстанның суверенлыгы турында референдум узуы искә алына. Ул АКШ Конгрессы әгъзалары һәм Һелсинки комиссиясе тарафыннан расланганы искәртелә.
Шул ук вакытта Татарстан җитәкчелеге һәм парламенты халыкның фикерен исәпкә алмады, республиканың бәйсез дәүләт булуын тануны сорап дөньяга, шул истәптән БМОга мөрәҗәгать итмәде дип әйтелә. Путин чорында исә, Татарстанның Мәскәү басымы астында дәүләтчелеге юкка чыга башлавы, Конституциянең үзгәртелүе һәм моның "дәүләт түнтәрелешенә" тиң гамәл булуы искәртелә.
Бу уңайдан, Татар иҗтимагый үзәге БМО низамнамәсе һәм 1992 елгы референдум нигезендә Литва Сеймын Татарстанның дәүләт суверенитетын танырга чакыра.
- 2022 елның 9 ноябрьдә Украина Югары Радасында Татарстанның дәүләт суверенитеты һәм бәйсезлеге турында да документ теркәлде. ТИҮ бу карарны хуплап тавыш бирүләрен сорап Радага мөрәҗәгать юллады.
- 2023 ел башында читтәге татар активистлары Польша президентыннан Татарстанның бәйсезлеген тануны сорады.
- 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Фәрит Зәкиев Төркиягә китәргә мәҗбүр булды. Шул ук елны ул җитәкләгән ТИҮ Русиядә тыелды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!