5 ноябрьдә АКШта президент сайлаулары узды. Илнең 47нче президенты итеп Доналд Трамп сайланды. АКШ, Европа, сугыш барган Украинадагы татар белән башкортлар Доналд Трампның Украинадагы хәлләргә карата адымнары нинди була алуы турында фаразлары һәм фикерләре белән бүлеште. Кемдәдер Украинага ярдәм туктамас дигән өмет бар, кемдер хәлләр кискен алмашына ала дип саный.
"АКШ болай да ярдәмне тамызып кына бирде"
Башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасов Доналд Трампның хакимияткә килүе белән АКШның Украинага ярдәм итүе тукталачак дигәнне аңлатмый дип әйтә. Әмма аның килүе Европа илләрен айнытып җибәрә ала, аларга АКШка өметләнмичә үзаллы эшләргә, коралланырга, үзләренә генә ышанып яшәүгә этәрәчәк дип саный.
— Дөресен әйтик, Байден идарә иткәндә АКШ Украинага ярдәмне тамызып кына бирде, Украина җиңмәсен дә, үлмәсен дә дип уйлап ярдәм итте. Байден хакимиятенә Путин (Русия президенты Владимир Путин - ред.) режимы кулай булды, ул аны бары тик көчсезләндерергә теләде, килешүгә этәрергә тырышты. Украинага вәгъдә ителгән танклар, очкычлар, ерак атучы кораллар да бирелмәде, алар килсә дә, бик аз күләмдә булды һәм алар сугышка бернинди дә тәэсир ясамады. Байден хакимияте Русиягә һөҗүм итәргә рөхсәт итмәде, "Вагнер" хосусый хәрби ширкать җитәкчесе Евгений Пригожин баш күтәргән вакытта да Украинага тәвәккәлерәк эш итәргә каршы төштеләр. Болар аркасында Украина күпне югалтты һәм һаман да югалтуын дәвам итә.
Әйе, Трамп чорында АКШ НАТОны өстерәп бармаска да мөмкин. Әмма бу Европаны уятып та җибәрер, бәлки? Үзе корал җитештерә башлар, гаскәрләр туплар, үзенә генә ышанып яшәргә кирәк дигәнне аңлап эш итә башлар, бәлки.
Аның Украинага ярдәм итми башлавына ышанмыйм
Мин Трамп килү белән Украинага ярдәм итми башлавына ышанмыйм. Ул үзен, һәрхәлдә, Украина яклы дип әйтте. Әгәр дә Трамп Русия белән Украинаны килештерү өчен бер өстәлгә утыртуга ирешсә дә, бу Русиянең җиңелүе булачак. Путинның халәте барыбер начараячак. Сугыш барганда әле Путин кәнәфиендә утырачак. Сугыш бетсә, эчке проблемнар белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Ә анда хәлләр коточкыч. Кертелгән чикләүләрне берсе дә кире алмас, алар шулай ук калачак. Икътисади торыш аска тәгәрәвен дәвам итәчәк. Путинны йә үз тирәсендәге кешеләр бәреп төшерәчәк, йә аңа янә сугыш башларга туры киләчәк. Әмма ул вакытта инде көнбатыш көчле җавап бирә алачак.
Байден хакимияте Русиянең таркалауна каршы булды. Милли республикаларның бәйсезлеген теләмәде. Милли хәрәкәтләргә берничек тә ярдәм итмәде. Белмим, бәлки, Трамп хакимияте башка фикердә булыр, — ди Габбасов.
БУ ТЕМАГА: Төрле илләрнең лидерлары Трампны җиңүе белән котлады"АКШ Украина сугышы — Европа эше дип саный ала"
Сәясәт белгече Руслан Айсин да республиканнарның хакимияткә килүе милли хәрәкәтләр белән уртак тел табуга китерергә мөмкин дип саный. Демократларга милли республикаларның бәйсезлеге кызык түгел иде, республиканнар исә башка фикердә дип саный ул.
— Республиканнар Русиянең милли хәрәкәтләренең эшчәнлегенә күбрәк игътибарлы минемчә. Демократлар Русиянең суверенитеты, бербөтенлеге яклы булды. Аларга вак-төяк, бәләкәй дәүләтләр, аларның статуслары кирәкми, аларга Русиянең федерация буларак үсеше мөһим, ә бу бәйсезлеккә омтылучы халыкларның мәнфәгатьләре белән каршы килә. Трамп белән, бәлки, милли хәрәкәтләргә эшләү кулай булыр да.
Айсин АКШта хакимиятнең алмашынуы турыдан-туры Украина белән Русия сугышына тәэсир итә дип саный.
АКШ Русиянең Кырымны, соңгы ике елда басып алган территорияләрне Путинга калдыру яклы булыр
— Трамп бу сугышны туктатырга кирәк дип әйтеп килде, үз карашы бар. Ул ике якка да басым ясаячак дип уйлыйм. АКШ Русиянең Кырымны һәм соңгы ике елда басып алган территорияләрне Путинга калдыру яклы булыр. Русиянеке дип танымас, әмма шундый КВО статусы буларак калыр. АКШ Украинага акча бирер, бу аларга үзен яклар өчен дә, инфраструктураны рәткә китерер өчен дә булыр дип килешенер. Трамп фикеренчә, АКШ Европага кысылмый, Украина проблемнарын Франция, Германия кебек зур дәүләтләр хәл итәргә тиеш. Алар үзләре бу мәсьәләне чишәргә тиеш. АКШка Кытай белән көч сынашу кирәк дип санала. Ул — төп көндәше, — диде Айсин.
АКШтагы башкор белән татарлар ни ди?
Нью-Йорк шәһәрендә яшәүче IT белгеч Ренат Хәбибуллин Трампның хакимияткә килү белән Украинадагы сугышның тәмамлаунына ышану самимелек дип саный. "Сугыш бетмәячәк, берни үзгәрмәячәк", диде ул Азатлык Радиосына. Трамп чорында сугыш вакытлыча туктарга да мөмкин, әмма дүрт елдан соң хакимияттән киткәч, Путин тагын бәрә алачак, дип фикерләре белән уртаклашты ул.
— Трампның сүзләренә кем ышана ала? Ул бит манипулятор, тәти сүзләр генә сөйли торган кеше. Бер тәүлектә сугышны туктачакмын дигән сүзләр чынбарлыкта ничек тормышка ашырып булсын ди? Ул алдый, мин ышанмыйм аңа.
Әйе, Америка эчендә үзгәршләр булачак. Конгресс та республиканнар кулында булачак, бала төшертүгә кагылышлы кануннарны тормышка ашырып утырырлар. Шуның белән шул.
Украина үз проблемнары, дошман каршында япа ялгыз кала ала
Трампка Америкадан тыш проблемнар кирәкми. Украина сугышы безгә кагылмый, үз проблемнарыбыз җитәрлек дип күз йома ала. Украина үз проблемнары, дошман каршында яп-ялгыз кала ала. Шулай бетә ала сугыш. Бу бер вариант. Яки Трамп Путинга шалтыратып сөйләшә ала. Әмма бу сугышны бетерү, ике якны килештерү буламы? Юк. Бу вакытлыча туктатып тору булачак. Аннары Трамп дүрт елдан соң киткәч, тагын "Менә мин президент булаган вакытта сугыш булмады, ә хәзер Путин башлады" дип манипуляция башкара алачак, — диде ул.
БУ ТЕМАГА: Трамптан ни көтәргә?Башкорт активисты Айгөл Лайон Доналд Трампның сугышка, Украинага карата мөнәсәбәте төрле була ала дип фаразлый, әмма ышаныч юк дәрәҗәсендә, өмет белән генә яшисе кала, ди ул.
— Мин соңгы минутларга кадәр демократлар җиңәр дип ышандым. Булмады. Әмма АКШ Украинаны ташламас дип өметләнәм. Украина җиңәргә тиеш, ә ул моңа ярдәмсез ирешә алмаячак. Чынбарлыкны кабул итәргә кирәк, Трамп та, ул сайлап куйган вице-президент Джей Ди Венс та Украинага каршы күп начар сүзләр ычкындырды. Шуңа әллә ни ышаныч та юк. Ләкин җил кая борылыр — белеп булмый. Бәлки, АКШ үзеннән җаваплылыкны төшермәс дип өмет белән үземне юатам, — диде ул Азатлыкка.
Украинадагы сугыш эчендә яшәүчеләр ни ди?
Надира Ильницкаяның гаиләсе сугыш башлангач, Киевта имин түгел дип Украинаның Хмельницикий шәһәренә китте. Әмма аның эше Киевка бәйле, биредә ул Вадим Гетьман исемендәге милли икътисад университетында студентларга белем бирә. Доцент, юридик фәннәр кандидаты дәрәҗәсе бар. Ул инде ике ел ярым ике арада яши. Сугыш арытты дисә дә Украинаның җиңүенә ышануын югалтмый. Америкада хакимиятнең алмашуы Укрианага карата мөнәсәбәтне үзгәртмәс дип өметләнә. Америка һәрвакыт азатлык, хокуклары өчен көрәшүчеләр ягында булды, ә Украина ирекле тормышы өчен көрәшә дип сөйләде.
— Ике намзәт тә минем өчен сәер булып тоелган иде алдан ук. Берсе тотнаксыз, төрле җинаятьләрдә гаепле дип табылган бай кеше, икенчесе тотып алырлык бер эше дә булмаган хатын-кыз. Безне АКШтагы сайлаулар кызыксындырмаска да тиеш. Әмма АКШ моннан соң Украинага ярдәм итәрме, теләктәшлек күрсәтерме дигән сорау барыбер бар.
Сугышны күпмегә туктатып торырга көче бар аның?
Трамп сугышны туктатам дип яңгыравык сүзләрне күп әйтте. Әмма мин аңа ышанмыйм. Туктатам дигәне нәрсәне аңлата? Бер елгамы? Ун елгамы дигәндәй… Күпмегә туктатып торырга көче бар аның? Украиннарга теләсә нинди, әмма тынычлык кына булсын дигән позиция туры килми. Нинди килешү була ул? Украинаны буып үтерерлек буламы, гел атып үтерәм дигән куркыныч астында яшәүгә килешүгә ирешеләме? Автомат белән өркетеп торучы күрше безнең чикләрдән юкка чыкмаячак, Трамп әйтте дип Путин Украинаны үз кулына төшерү идеясеннән баш тартмаячак.
Ничек кенә булмасын мин АКШ Украинаны читкә этәрер дип санамыйм. Президент кем генә булмасын, безгә ярдәм дәвам итәр дип өметләнәм. Трамп Русия яклы дип саныйлар, минемчә, юк. Эшкә керешкәч, күз күрер, — диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!