7 ноябрьдә Истанбулның Рами дәүләт китапханәсендә төрекчә "Tugan Batır ve Ay Işığı Çiçeği" ("Туган батыр һәм Ай чәчәге") китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Китапны аның авторы — халык язучысы Зөлфәт Хәким һәм "Туган батыр" брендын булдыручы һәм финанслаучы эшмәкәр Радик Габдрахманов тәкъдим итте. Бу — Туган батыр турында өченче китап.
Кичәдә Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Төркиянең балалар һәм яшүсмерләр язучылар берлеге башлыгы Биджан Йылдыз, язучы Сәләхетдин Өзкүк, Төркия парламенты депутаты Доган Бекин чыгыш ясады. Видео аша Төркиянең Татарстандагы консулы Угур Йылмаз сәламләде. Кунаклар арасында элеккеге футболчы, Олимпия чемпионы Алинә Кабаеваның әтисе, ислам эшмәкәрләрен берләштерүче халыкара ассоциация җитәкчесе Марат Кабаев та бар иде.
Бу китап төрекчәгә генә түгел, урыс, инглиз, кытай телләренә дә тәрҗемә ителгән. Әмма Татарстаннан читтә китапны тәкъдим беренче булып Төркия, Истанбул сайланылган.
Эшмәкәр Радик Габрдрахманов моны Төркия белән Татарстан арасында аерым бер тарих булуы һәм биредә безгә, татарларга, кардәш халык яшәве белән аңлатты. Ул яңа китапның төрекләргә һәм төрки халыкларга да кызык була ала дип сөйләде.
— Без баштан ук бу проектны халыкара итеп күзаллап эш иттек. Каһарманыбыз — Туган батыр дөнья буйлап сәфәр кылачак, төрле илләрдә дуслар табачак дип теләдек. Менә беренче булып каһарманыбыз Төркия җиренә килде. Төркиядә безнең кадәшләр яши, безнең илләрне тарихи дуслык берләштерә. Шуңа да Туган батырның маҗаралары Төркия республикасында баруын теләдек. Бу — китапның чит илдә беренче тәкъдим итүеле, шуңа дулкынландык.
Бу әкият кенә түгел, монда Төркия тарихы да бар. Зөлфәт Хәким аны татарча язды. Аны урысчага, аннары төрекчәгә тәрҗемә итү, иллюстрацияләр ясап, китап итеп әзерләүгә бер елга якын вакыт китте, — диде үз чыгышында Радик Габдрахманов.
"Туган батыр һәм Ай чәчәге" китабындагы әкият каһарманының Төркия җиренә килүе турында язучы Зөлфәт Хәким сөйләде.
Китапта тасвирланган маҗаралар Төркия, дөресрәге Госманлы империясенең җирендә барган вакыйгаларга барып тоташа. Сюжет 1453 елда Истанбулның төрекләр тарафыннан яулап алынуына нигезләнә, әкияттәге хәлләр хан Мәхмәт яулаучының каһарманлыклары белән үрелеп бара. Биредә Туган батыр Госманлы империясенең янычарлары белән берлектә явызлыкны җиңә.
Язучы фикеренчә, аны Төркия укычыларына кызык була ала.
— Әкиятнең вакыйгалары утра гасырларда, Анатолия җирләрендә бара. Бу китапны әкиятне яраткан кешеләр дә, тарих белән кызыксынучыларга да кызык була ала.
Китапка нигез итеп 1453 елдагы вакыйгаларны алып дөрес эшләгәнбез дип уйлыйм. Без, төркиләр, дөнья тоткан милләт. Ахыр чиктә бүленгән кавем. Әмма безнең тарихыбыз бай, ул һуннар чорына барып тоташа, Күлтәгин ташы торган җирләр тарафыннан башлана. Дөньяны тетрәтеп торган сәлжуклар империясе башында торган кешеләрбез. Төркиләрдән башка тарих та юк. Русия тарихын да төркиләрдән башка күз алдына китереп булмый, уртак тархыбыз бар, бу яхмышы, юкмы — башка мәсьәлә, әмма әле Русия белән Төркиянең арасындагы дустанә мөнәсбәтләренә шатмын, — диде ул.
Язучы шулай ук Төркиягә карата фикерләрен дә җиткерде.
— Төркиягә Русиядән, Татарстаннан туристлар күп килә, әмма кызганычка, безгә, Казан татарларына, Төркия никадәр якын, кыйммәт һәм кадерле булуын аңлап бетерүчеләр аз. Безнең тарихта төрле чак булды, тимер капкалар артында да яшәдек, дин тыелган чакны да кичердек. Ул вакытта безнең өчен Төркия ниндидер әкияти, могҗизалы дәүләт буларак кабул ителде, — диде ул. Аның бу сүзләрен чарага килгән төрекләр аеруча җылы кабул итеп, алкышларга күмде.
Китапны тәрҗемә эшен язучы, тәрҗемәче Сабри Гүрсәс башкарган. Ул аны урысчадан тәрҗемә иткән. Моңа кадәр ул Туган батырның икенче өлеше "Туган батыр һәм Гаделлек кылычы" китабын да төрекчәгә тәрҗемә иткән.
— Зөлфәт Хәкимнең ике китабын да тәрҗемә иттем. Мин аны урысчадан тәрҗемә иттем. Берсен узган елны, икенчесен быел. Икесенә дә берничә ай вакыт китте. Мин дә язучы һәм Төркия укучысын беләм. Бу төрекләргә таныш булган каһарманнарга, без белгән әкиятләргә нигезләнгән. Бу китапта Туган батыр хәтта Мәхмүт хан белән очраша. Алар бергәләп явызлыкка каршы көрәшә. Ә бу хан төрекләргә нык якын. Зөлфәт Хәким көнбатышта чыккан әкият, маҗараларга көндәш булырлык әсәрләр яза. Төркиядә андый күренеш бар. Миңа калса, рәссам Диләрә Газиеваның рәсемнәре дә кызык, китапны рәсемнәре өчен дә сатып алырлык, — дип әйтте язучы Азатлык Радиосына.
Төрекчә китапның әле басылган тиражы юк. Сынап карар өчен берничә йөз данә генә басылган. Радик Габдрахманов аңлатуынча, алар әлегә Төркиядә нәшрият эзләү белән мәшгуль. Бу проектны сатып алып, Төркиядә бастырып сату итүне оештырырга теләүчеләр булса, алар белән алга таба эш итәчәкбез дип өмет белдерде ул. Радик Габдрахманов ике китапны Төркиянең Рами дәүләт китапханәсенә бүләк итүе турында әйтте.
Кичәне Антальядагы Татарстан мәдәният җәмгыте җитәкчесе, музыка белгесе, композитор, җырчы Гөлназ Җиһангирова алып барды.
Кичә вакытында интерактив уеннар да оештырылды, теләүчеләр сораулар да бирә алды. Биредә китапларны сатучы да оештырылган иде. Төрекчә китап 500 лирага (бу якынча 1400 сум) сатылды. Оештыручылар әйтүенчә, урысча да, төрекчә дә китаплар барысы да сатып бетерелгән.
Кичә "Туган тел" җырын башкиру белән тәмамланды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!