Истанбулда язучы Зөлфәт Хәкимнең Туган батыр турында китабы белән танышу кичәсе булды
Татар язучысы Зөлфәт Хәким иҗат иткән әкият "Туган батыр һәм Ай чәчәге" китабы төрекчәгә тәрҗемә ителде һәм Төркия укучысына тәкъдим ителде.
Тәкъдим итү кичәсе Истанбулның тарихи Рами дәүләт китапханәсендә булды.
"Туган батыр" әкиятенә багышланган кичәгә татарлар да, төрекләр дә чакырулы булды.
Аларны татар кызлары каршы алды һәм кунак итте, китап турында сөйләде.
Килүчеләрне татар һәм төрек ризыкларыннан сый көтте. Өчпочмаклар, татлы бәлешләр, чәкчәк һәм, әлбәттә, чәй.
Татар язучысының китабы гына түгел, кызларның киемнәре дә, татарның ризыклары да кунакларның күңелләрендә татарлар турында матур хәтирә калдырырга тиеш дип эш итте оештыручылар.
150 кеше сыйдырышлы залда Истанбулга яңа килеп төпләнүче татар телле татарлар да, урыс телле кунаклар да шактый булды.
Мәсәлән, Искешәһәрнең Казан татарлары оешмасыннан Ведат Догу да китап туена килгән иде, әмма чыгыш ясамады. Китап ошады, диде ул.
Китап төрекчәгә тәрҗемә ителеп, аның "пилот" басмалары чыккан, ул төрек аудиториясенә тәгаенләнгән. Төрек кунаклар күп булмаса да, алар китап турында игътибар белән тыңлады.
Кунаклар арасында Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин да бар иде. Аның элеккеге футболчы, Олимпия чемпионы Алинә Кабаеваның әтисе, ислам эшмәкәрләрен берләштерүче халыкара ассоциация җитәкчесе Марат Кабаев белән сөйләшеп торган мәле.
Кичәнең төп каһарманнары исә танылган татар язучысы, Туган батыр каһарманын уйлап табып, инде өченче китап иҗат итүче Зөлфәт Хәким һәм проектны тормышка ашыручы эшмәкәр, "Туган авылым" комплексы җитәкчесе Радик Габдрахманов.
Радик Габдрахманов сүзләренчә, "Туган батыр һәм Ай чәчәге" китабының төрекчә варианты әле сынау рәвешендә басылган. Эшмәкәр Төркиядә аны нәшер итәрлек нәшрият эзлибез дип әйтте.
Кичәне Антальядагы Татарстан мәдәният җәмгыяте җитәкчесе, музыка белгече, композитор, җырчы Гөлназ Җиһангирова алып барды.
Кичәдә Төркиянең балалар һәм яшүсмерләр язучылар берлеге башлыгы Биджан Йылдыз да килгән иде. Ул татарларның бай әдәбияткә ия булганын, балалар өчен Роберт Миңнуллин кебек заманча язган шагыйрьләр барлыгын һәм аларны төрки дөньяга таныту мөһим дип сөйләде.
Кичәдә "Tugan Batır ve Ay Işığı Çiçeği" ("Туган батыр һәм Ай чәчәге") китабы белән танышып өлгергән Абдулламәтин Кескин китап Төркия укучысына да кызык була ала дигән фикердә.
Чарада Төркия парламенты депутаты Доган Бекин чыгыш ясады.
Китап туенда балалар өчен уеннар да оештырылды, җиңүчеләр китаплар белән бүләкләнде.
Кичәдә моңа кадәр чыккан "Туган батыр һәм гаделлек кылычы" китаплары да бар иде. Ул да төрекчәгә тәрҗемә ителгән. Казаннан китерелгән берничә дистә китаплар барысы да сатылып бетте.
"Туган батыр һәм гаделлек кылычы", "Туган батыр һәм Ай чәчәге" әкиятләрен төрекчәгә язучы, тәрҗемәче Сабри Гүрсәс тәрҗемә иткән. Ул Азатлыкка төрек теленә туры татарчадан түгел, ә урысчадан тәрҗәмә иттем дип сөйләде.
Китап бәйрәмендә язучы һәм эшмәкәр белән аралашу мөмкинлеге дә булды. Тамашачылар сораулар бирде, күпләр Төркиядә бу китапларның ничек сатылуы турында, бу китапларны чыгару ничә сумга төшүен сорады.
Истанбулда яшәүче татар Ләйсән Тапсызның кызы китапны уенда катнашып отты. Кайткач, аны кызыксынып укыячакбыз диделәр.
Зөлфәт Хәкимнең имзасы белән китапны алучылар шактый булды. Әмма кичәдә язучының катнашуы алдан әйтелмәвен тәнкыйтьләүчеләр дә табылды. Оештыручылар Зөлфәт Хәкимнең Истанбулга бара алуы соңгы минутларда гына билгеле булды дип аңлатты.