Казакъстанның Семей шәһәрендә "Көзге Иртыш моңнары" фестивалендә 160 кеше катнашкан
Казакъстанның Семей шәһәрендә "Көзге Иртыш моңнары" дип аталган фестиваль узды. Бу —Семей шәһәре татарлары 34 ел элек уйлап тапкан һәм аны халыкарар дәрәҗәдәге фестиваль-конкурска әйләндерә алган чара.
Фестиваль татар сәнгатенә багышлаган һәм ул киң кырлы уза. Монда вокал, бию, татар музыка коралы, нәфис сүз остасы, кул остасы кебек номинацияләр бар.
Фестивальне оештыручы һәм аңа озак еллар дәвамында рух өстәүче — Казакъстанның танылган музыканты, Семей шәһәрендә татар сәнгать мәктәбен оештыручысы, анда озак еллар буена мөдирлек иткән Габделхак Ахунҗанов.
Ул Семейда берничә буын музыкант тәрбияләп чыгарды. Ел саен биредә аның укучылары йә Гран-при бүләген яки призлы урыннарны яулый.
Укучылары төрле халыкара фестивальләрдә катнашып, Семейны да, татарларны да таныту дәрәҗәсенә җитәрлек музыкантлар булып җитеште. Татар сәнгать мәктәбендә татарлар да, казакълар да белем ала. Алар барысы да татар халык, татар композиторларының әсәрләрен уйнарга өйрәнә.
Семейдагы Татар сәнгать мәктәбендә баян, курай, кубыз, фортепиано, скрипка, вокал, флейта, гитара, рәсем, бию, татар теле һәм башка сыйныфлар эшли. Биредә 3 яшьлек балаларны кабул итәләр. Мәктәп җиде еллык.
"Көзге Иртыш моңнары" фестивальдә иң кечкенә балалар да, өлкәннәр дә катнаша ала. Яшь чикләре юк. Иң мөһиме — талантың булсын һәм татар сәнгатенә гашыйк булып иҗат ит!
Габделхак Ахунҗанов бу фестивальне 25 ел элек башлаганда Гран-при иясенә 500 долларлык бүләк тапшыруга иреште, аннары ул 1000 еврога кадәр үскән. Әмма соңгы елларда бу приз фондына ярдәм итүчеләр табылмый. Күп очракта бу фестивальнең матди ягын татарлар үзләре күтәрә.
Фестиваль ел саен уза һәм һәрвакыт аның бер тематикасы була. Быел, мәсәлән, "Көзге Иртыш моңнары" Казакъстанда иҗат итүче танылган рәссам, сынчы Камил Муллашевка багышланды. Ул быел 80 яшьлек юбилеен каршы ала.
Семейда аның рәсемнәреннән торган күргәзмә оештырылды. Фестивальдә катнашучылар рәссам эшләре белән таныша алды. Камил Муллашев Казан өчен Сөембикә һәйкәлен кую хыялы белән яши, ул аның макетын да ясады, әмма хакимиятләр моңа фатиха бирмәде.
"Көзге Иртыш моңнары" фестивале – ул конкурс, Гала-концерт кына түгел, бу мәгърифәтчелек мәйданы да. Биредә төрле остаханәләр, лекторийләр уздырыла. Мәсәлән, быел Татарстанның сәнгать белгече, галимә Рауза Солтанова (уңда) татар өенең үзенчәлеге турында аңлаткан.
Казаннан килгән танылган музыкант Ильяс Фәрхуллин татар музыка уен кораллары турында тәфсилле лекция укыган, аларның тарихын сөйләгән.
Ә бию остасы Нигина Низамиева татар биюе остаханәсен дә оештырган. Конкурста бию номинациясендә катнашучыларны да ул төп тикшерүче һәм бәяләүче булган.
Бию номинациясендә Казакъстаннан, Татарстаннан килүче ансамбльләр дә, аерым биючеләр дә катнашкан. Төп шарт – бию татар булырга тиеш.
"Көзге Иртыш моңнары" фестивалендә декоратив-гамәли сәнгать һәм сынлы сәнгать номинациясендә катнашучылар бар. Кул осталары катнаша анда. Быел бу өлкәдәге призны Семей шәһәрендә кул эшләре остасы Фирая Гобәйдуллинага тапшырганнар. Хөкемдарлар аның эшен югары бәяләгәннәр.
Фестивальдә төрле кул эшләре тәкъдим ителгән иде. Кемдер чигү чигә, киемнәр тегә, кемдер менә шундый муенсалар ясый.
Быелгы фестиваль-конкурсның кунагы җырчы Базарбай Бикчәнтәев булган. Ул хөкемдарлар такымында катнашучыларны бәяләгән дә, чыгыш та ясаган.
Семейдагы мәдәният сараенда "Иртыш моңнары" татар халык җыр һәм бию ансамбле да эшли. Анда 15 кеше катнаша. Биредә татарлар, урыслар, казакълар, әрмәннәр эшли.
Быелгы фестивальдә катнашыр өчен оештыручыларга 160тан күбрәк кеше гариза юллаган. Аларның күпчелеге — Казакъстаннан, шулай ук Казан, Томски, Кемерово, Новосибирски, Мәскәүдән килүчеләр булган.