Украинадагы сугышта Татарстаннан — кимендә 3103, ә Башкортстаннан кимендә 3345 кеше һәлак булган

Украина сугышында һәлак булган Рөстәм Нигъмәтҗановны күмү күренеше. Арча районы, 2023 ел

Соңгы атнада Азатлык Радиосы Башкортстаннан сугышка китеп үлгән — 97 хәрби, Татарстаннан 89 хәрби исемен ачыклый алды.

Азатлык Радиосы Русиянең Украинага каршы сугышының беренче көннәреннән һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә теркәп бара. Бүген, 12 ноябрь көнне, бу исемлектә Татарстаннан һәм Башкортстаннан үлгән хәрбиләр саны 6448 кешегә җитте.

Сугышта һәлак булган хәрбиләр исемлеген Азатлык Радиосы ачык чыганаклардан: рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка хәбәрләрдән туплый. Хакимият сугышта үлүчеләр санын әйтми. Чын саннар күпкә зуррак булырга мөмкин.

12 ноябрьгә без Татарстаннан — кимендә 3103 хәрби үлеме, Башкортстаннан кимендә 3345 кеше үлеме турында хәбәрләр таба алдык. Соңгы атнада гына Башкортстан исемлегенә — 97 исем, Татарстан исемлегенә 89 исем өстәлде.

Русия буйлап һәлак булган хәрбиләр исемлеген туплаучы Медиазона проектына күрә, ил буйлап үлгән хәрбиләр саны белән Башкортстан — беренче урында бара, Татарстан — икенче урынга чыккан. Мобилизациягә эләгүчеләр һәм ихтыярилар үлеме ягыннан — Башкортстан белән Татарстан беренче ике урын ала.

Азатлык Радиосы җыя торган исемлек нигезендә кайбер статистик мәгълүматка күз салыйк:

БАШКОРТСТАН

Республикада иң күп үлүчеләр — Уфадан (кимендә 343 кеше). Районлап үлүчеләрне рәсемдә күрә аласыз:

Харитада күренгәнчә, иң күп үлүчеләр түбәндәге шәһәр-районнардан:

  • Уфа – кимендә 343 кеше.
  • Стәрлетамак – кимендә 145 кеше.
  • Белорет районы – кимендә 132 кеше.
  • Учалы районы – кимендә 106 кеше.
  • Әбҗәлил районы – кимендә 83 кеше.
  • Баймак районы – кимендә 80 кеше.

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, иң күп үлүчеләр – 35-44 яшь төркемендә:

  • 35-44 яшь: кимендә 567 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 487 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 393 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 217 кеше.

Мәгълүмат җыючы журналистлар сүзләренчә, һәлак булган яшь хәрбиләр арасында вакытлы хезмәттә (срочниклар) була торып, соңыннан Русия саклану министрлыгы белән контракт төзегән яшьләр шактый күренә.

Башкортстаннан сугышка китеп һәлак булучылар арасында кимендә 254е — мобилизациягә эләгүчеләр. Кимендә 423 кеше — Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр.

ТАТАРСТАН

Татарстанда да иң күп үлүчеләр — башкала Казаннан (кимендә 479 кеше). Районлап үлүчеләр түбәндәгечә:

  • Казан – кимендә 479 кеше.
  • Чаллы – кимендә 318 кеше.
  • Түбән Кама районы – кимендә 165 кеше.
  • Әлмәт районы – кимендә 132 кеше.
  • Яшел Үзән районы – кимендә 101 кеше.
  • Бөгелмә районы – кимендә 94 кеше.

Сугышта үлүчеләрнең яшенә килгәндә, күрше республикадагы кебек үк, иң күп үлүчеләр — 35-44 яшь төркемендә:

  • 35-44 яшь: кимендә 928 кеше,
  • 25-34 яшь: кимендә 691 кеше,
  • 45+ яшь: кимендә 573 кеше,
  • 18-24 яшь: кимендә 200 кеше.

Татарстаннан сугышка китеп һәлак булучылар арасында кимендә 136ы — мобилизациягә эләгүчеләр. Кимендә 106 кеше — Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр.

Ике республика Русия күләмендә "алдынгылар"

Украина сугышындагы үлемнәр саны белән Башкортстан Русия буйлап — беренче, ә Татарстан дүртенче урында бара.

Азатлык Радиосы сөйләшкән белгечләр Татарстан белән Башкортстаннан үлемнәрнең чамасыз күп булуының төрле сәбәпләрен атый. Алар арасында — сугышка үз теләге белән китүчеләргә зур түләүләр вәгъдә итү, административ ресурс куллану, социаль тигезсезлек һәм башкалар. Ике республиканың җитәкчелеге дә Кремль алдында зур уңышларын күрсәтергә тели, дигән фикер дә бар.

— Кайберәүләр үзенең төп максаты булып сугышка мөмкин кадәр күбрәк кешене җибәрүне күрә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу мәсьәләдә Бурятия башлыгы Алексей Цыденовка нык охшаш — алар Украина сугышын үзләренең шәхси "пиар-проектлары" иткән. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның да фронтка күбрәк кеше җибәрү узышында катнашырга үз максатлары бар, күрәсең. Бүгенге көндә Кремльдән югары бәяләмә алуның бердәнбер мөмкинлеге — сугышка мөмкин кадәр күбрәк "туп итен" җибәрү, — дип сөйләгән иде Азатлык Радиосына активист һәм тикшеренүче Мария Вьюшкова.

Сәясәт белгече Руслан Айсин исә бу проблемны Мәскәүнең махсус сәясәте белән аңлата.

— Мәскәү шул рәвешле асаба халыкларны бетерә, кешеләрне махсус кан-коешка батыра. Идел буе төбәкләренә аеруча зур "игътибар" бирелә. Мин моның максатчан сәясәт булуына инанам. Минемчә, Мәскәүдән билгеле таләпләр, күрсәтмәләр төшерелә: әйтик, Татарстаннан, Башкортстаннан шулкадәр контракт төзелергә тиеш, сугышка шулкадәр кеше китәргә тиеш, — дип саный ул.

Ике республика җитәкчелеге кешеләрне сугышка барырга үгетләвен дәвам итә

Татарстан һәм Башкортстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Күптән түгел Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.

Быел июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар — 100 мең сум бирәләр.

15 июль көнне ТНВ каналында 12 сәгать дәвамында ирләрне Русия башлаган Украина сугышына кыстадылар. Белгечләр сугышка контракт төзеп китүчеләр саны кими, шуңа республика җитәкчелеге яңа кешеләрне җәлеп итү өчен төрле юлларны куллана дип саный.

Моннан тыш 30 августта, Республика көнендә дә, Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен — Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә дә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.

Башкортстан да калышмый. Республикада танышыңны Украинадагы сугышка җибәрергә кыстый алсаң — 50 мең сум акча бирәләр. Хәзер республика үзендәге колонияләрдән Украинадагы сугышка киткән тоткыннарга да акча түләячәк.

Башкортстаннан Украинадагы сугыша җибәрелүче батальоннар һәм башка хәрби бүлекләр саны дистәдән артып китте. Ихтыярилар үзләре "акчага кызыгучылар да бар, мин исә ватанга ярдәм итәргә барам" ди, ә сәясәт белгече Андрей Потылицын Башкортстан башлыгы шулай Кремльгә ярарга тырыша дип саный.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров батальоннар җыюга зур игътибар бирә. Ихтыярилар һәм контракт хезмәте турында көчле реклам бара, сугышчылар турында БСТ каналы көн саен диярлек сюжетлар ясый, дәүләтнең башка медиасы да язып тора.

Бу эштә татар-башкортның милли бәйрәме — Сабан туйлары да читтә калмады. Кайбер районнарда сабантуйларда Русия һәм Башкортстан байракларына Шәйморатов батальоны эмблемасын, "Русия өчен, тынычлык өчен, безнең өчен" дигән шигарләр язып элделәр. "V" һәм "Z" тамгалары да элеп куелган иде — Русия хәрбиләре аларны Украинадагы сугышта куллана.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!