"ALISA"альбомы тышлыгын Казакъстанда яшәүче рәссам Гүзәл Закир рәсеме бизи.
Альбомга соңгы алты елда язылган ун җыр кергән. Музыкантлар альбомны 8 ноябрь көнне Казанда концертта тәкъдим итте, киләсе концерт – Уфада, 14 ноябрьдә. Сүз уңаеннан, альбом Lumen төркеменең Уфадагы студиясендә тавыш режиссеры Михаил Кузьмичев тарафыннан яздырылган һәм җыелган. Альбом уңаеннан чыккан пресс-релизда, үз студиясен тәкъдим иткән Lumen төркеменнән тыш, әлеге альбомны яздыру өчен акча җыешкан тыңлаучыларын, дусларын да искә ала.
БУ ТЕМАГА: GAUGA татар инди-рок төркеме "Kamfit" исемле яңа җыентык чыгарган"Alisa"ны төркемнең иң депрессив альбомы дип атарга була. Моннан алда чыккан "Kamfit" җыентыгын музыкантлар "кыю һәм үтемле татар мәхәббәте турында" дип тәкъдим итсә, бишенче альбомны алар "бу дөньядан кайтмаска китүчеләргә багышлана" ди. Җырларда үзләрен янган утларда яндыр алучылар, туфракка кан эчертүче саташкан убырлар, үзе куйган бәяне алучы һәм туктый белмәүче тәүбәсез сугыш, үкереп елаучы балалар һәм көл астында калучы ана сөте искә алына – төркем солисты Оскар Юнысовның "Alisa"ны караңгы альбом дип атавы юкка түгел. Әйтик, альбом белән бер исемдәге җырда каһарман, дөньядан ваз кичеп, әкияти Алисадан көзге артына алып китүен сорый. Музыка исә, гомумән алганда сагыш тойгысы калдырса да, шул ук вакытта актуальлек хисе бирә.
Текстлар һәм вокал төркем солисты Оскар Юнысовныкы. Бэк-вокалда – Марат Шәяхмәтов һәм Гүзәл Закирова. Гитара һәм саунд-дизайн – Марат Шәяхмәтов һәм Тимур Мөлеков. Наил Минһаҗев – бас, труба, Альберт Садретдинов - перкуссия. Барабаннарда Искәндәр Хәбибуллин уйный.
- GAUGA музыкаль төркеме оешуга узган ел ун ел тулды. Oscar & C7C5 исеме белән иҗат итә башлаган иҗади төркем икенче альбомын – SHILMA җыентыгын тәкъдим иткәндә үзенең исемен үзгәртүен игълан итте.
- Музыкантлар былтыргы юбилей елында күпсанлы концертлар (мәсәлән, La Primavera оркестры белән бер сәхнәдә) бирде, үз күргәзмәсен ачты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!