Башкортстандагы мәктәп мөдиренә "Татарның яшерелгән тарихы" китабын китапханәдә саклау өчен штраф салганнар

"Татарның яшерелгән тарихы" китабы тышлыгы

Әлеге китапны Татарстан Югары мәхкәмәсе "экстремистик" дип таныган иде.

Башкортстанның Илеш районы мәхкәмәсе Югары Яркәй авылының 4нче мәктәбе мөдире Светлана Хәкимованы экстремистик материаллар таратуда гаепле дип таныган һәм аңа 2 мең сум күләмендә штраф салган.

Бу хактагы карарны "Idel.Реалии" мәхкәмә сайтында тапкан.

Эш материалларына караганда, мәктәп китапханәсендә Вахит Имамовның 1994 елда чыккан һәм Татарстанның Югары мәхкәмәсе тарафыннан 2020 елда экстремистик дип табылган "Татарның яшерелгән тарихы" китабы сакланган.

Әлеге китап укучылар һәм укытучылар өчен күренеп торган киштәдә булган, шуңа күрә мәхкәмә моны "тарату" дип санаган.

Светлана Хәкимова мәхкәмәгә килмәгән һәм эшне ансыз гына карауны сораган. Мөдир соравы белән мәхкәмә аның "мәгариф системында озак еллар тырышып эшләвен һәм Башкортстан мәгариф һәм фән өлкәсендәге казанышларын" исәпкә алган. Хәкимова үзенә кисәтү бирү белән генә чикләнүне сораган, әмма хөкемдар штраф салган.

БУ ТЕМАГА: "Яшерелгән тарих" китабыннан биш кызыклы фикер

Язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Вахит Имамовның XVI–XVIII гасыр аралыгында татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаучы "Яшерелгән тарих" ("Запрятанная история татар") китабы 1991 елда дөнья күргән. Барлыгы 12 телдә нәшер ителгән. Урысча варианты 1994 елда "Камаз" нәшриятында басыла. Китапны экстремистик әдәбият дип тануны Решитский фамилияле кеше сораган. Ә инде китапны тыюны сорап мәхкәмәгә Татарстан прокуроры урынбасары мөрәҗәгать иткән. Экспертиза китапта дин һәм милләтара низаг чыгаруга һәм Татарстанның Русиядән аерылып чыгуына юнәлтелгән мәгълүмат бар дип тапкан. Мәхкәмә прокуратура шикаятен канәгатьләндерде.

Вахит Имамов моны хакимият кушуы белән эшләнә дип фаразлады. Шушы хәлдән соң Татарстан китап нәшриятында чыгучы алты томлык китабының ике томы чыкканнан соң кинәт басылудан туктап та калган иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!