Башкортстанның Белорет районы Әзекәй авылында яшәүчеләр нарат бүрәнәләрдән православ часовнясы бураган. Ул Русия хәрбиләре басып алган Украина җирләренә — сугыш урынына җибәреләчәк. Бу хакта район башлыгы Андрей Иванюта белдерде.
Аның сүзләренчә, чиркәүне Салават Юлаев исемендәге полк сугышчылары сораган. Моның өчен иганәчеләр җәлеп ителгән.
— Полкта мәчет инде бар, ә менә православ чиркәве юк иде, — дип язган район башлыгы.
Андрей Иванюта сүзләренә караганда, сугыш урынына җибәрер алдыннан башкорт авылындагы бураны православ атакайлар "изгеләндерәчәк" диелгән.
2010 елгы җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Әзекәй авылында 400гә якын кеше яши.
2024 елның июлендә Башкортстан хәрбиләре Украинадан басып алынган Донецкида мәчет төзегән иде. Алар мәчетне үз көчләре белән, Украинага һөҗүм итүдән туктап торган чакларында салган. Ә төзелеш кирәк-яракларын Башкортстаннан җибәргәннәр диелде.
Башкортстан Украинада сугыш башланганнан бирле фетнәчел Донбасска һуманитар ярдәм җибәрүне туктатмый. Ярдәмне машина-машина төяп җибәрәләр. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров бу сугышны һәрдаим хуплап килә. Шул ук вакытта Донбасска һуманитар ярдәм ташыган Башкортстанның авылдагы мәктәп автобусына шина алырга да акчасы табылмады. Нәтиҗәдә берничә бала мәктәпкә бара алмыйча ике атна өйдә утырды.
Басып алынган украин авылында мәчет һәм чиркәү салган Башкортстанның үзендә инде 17 ел буе "Әр-Рәхим" мәчетен дә төзеп бетерә алмыйлар. 2023 елның 13 мартында Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төште.
Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәк санала. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 3 409 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!