Якшәмбегә каршы төндә Русия Украинага көчле һөҗүм ясады

Һөҗүмнәр нигездә энергетика инфраструктурасы корылмаларына ясалган. 

Русия армиясе якшәмбегә каршы төндә Украинага "Калибр" канатлы ракетлары белән һөҗүм иткән. Днепрның көнчыгышындагы барлык өлкәләрендә һава кисәтүе игълан ителгән.

Одесса, Запорожье, Днепр, Кривой Рог һәм Черкасски өлкәләрендә шартлаулар булган. Киевта ракет биш катлы торак йортка эләккән, янгын чыккан, зыян күрүчеләр бар. Николаевта дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә ике хатын-кыз һәлак булган, алты кеше җәрәхәтләнгән. Бу хакта өлкәнең хәрби хакимияте башлыгы Виталий Ким хәбәр итте. Харьков өлкәсендә өч кеше зарар күргән. Днепрда да җәрәхәтләнүчеләр бар.

Украина президенты Владимир Зеленский хәбәр итүенчә, Русия хәрбиләре 17 ноябрьгә каршы төндә Украинага 120гә якын ракет һәм 90 дрон белән һөҗүм иткән. Һөҗүмнәр аеруча да энергетика инфраструктурасы корылмаларына ясалган. Одесса, Виннице, Запорожье һәм башка өлкәләрдә әлеге корылмаларга зур зыян килгән. Берничә төбәктә гадәттән тыш электр сүндерү режимы кертелгән.

Украина тышкы эшләр министры Андрей Сибига бүгенге энергетика инфраструктурасына булган һөҗүмне әлеге сугыш тарихындагы иң зур һөҗүм дип атады.

"Бу сугыш җинаятьчесе Путинның күптән түгел аңа шалтыраткан һәм аның янында булып кайткан һәрбер кешегә ачык җавабы. Безгә тынычлык кирәк, аңа ышандырулар белән түгел, көч белән ирешеп була", дип язды ул Х социаль челтәрендә.

"РБК-Украина" хәбәр итүенчә, көчле ракет һөҗүмнәре сәбәпле, Польша армиясе чик буендагы җирләренә тәэсир итүдән куркып үз хәрби очкычларын күккә күтәргән. Һава һөҗүменә каршы җир өсте системаныры да әзерлек режимына китерелгән.

  • Русия Украинаның энергетика инфраструктурасына даими һөҗү итеп тора. Русия президенты Владимир Путин Украина энергетика объектларына һөҗүмне "коралсызландыру"ның бер өлеше, дип атады. Чөнки алар Украинаның саклану-сәнәгать комплексына йогынты ясый диде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!