Берлинда Русия оппозициясенең сугышка каршы йөреше узды

Сугышка каршы йөрештә катнашучы Владимир Кара-Мурза (с), Юлия Навальная һәм Илья Яшин

Төрле мәгълүматларга күрә, йөрештә 1800дән алып биш меңгә кадәр кеше катнашкан.

17 ноябрь көнне Берлинда Русиянең Украинада алып барган сугышына каршы марш үткәрелде. Аны Русия оппозициясе вәкилләре – Илья Яшин, Владимир Кара-Мурза һәм Юлия Навальная оештырды.

Чарада катнашучылар Украинадан Русия гаскәрен чыгарырга, сугышны туктатырга, Русия президенты Владимир Путинны хәрби җинаятьче буларак хөкем итәргә һәм Русиядәге барлык сәяси тоткыннарны азат итәргә таләп итте.

Төрле мәгълүматларга күрә, йөрештә 1800дән алып биш меңгә кадәр кеше катнашкан. Чара башында полиция йөрештә 1800ләп кеше катнашуын әйтте, дип язды DW. "Медуза" хәбәрчесе катнашучылар санын 2-3 меңгә якын кеше дип бәяләде. Протест чарасында катнашкан "Дождь" хәбәрчесе йөрештә якынча 5 мең кеше катнашуын әйтте.

Протест чарасы йөреш рәвешендә оештырылды. Анда катнашучылар Һенриетте-Һерц паркыннан башлап, берничә урам буйлап узды. Йөреш Унтер-ден-Линден урамында урнашкан Русия илчесе бинасы каршында тәмамланды. Чара оештыручылар чыгыш та ясады.

Оештыручылар бүгенге көндә Русиядә легаль протест чараларын үткәрү мөмкинлеге булмавын искәртте. "Шулай да без тыныч, ирекле һәм цивиль Русиянең әле дә булуын күрсәтә алабыз. Без бар, без дәшми тормыйбыз, без бергә хәрәкәт итәбез", дип язды үз социаль челтәрләрендә Яшин.

"Дождь" туры трансляциясендә чыгыш ясаган Ольга Романова сүзләренчә, Берлинга протест йөрешенә кешеләр күп төрле илләрдән килгән. Аерым алганда йөрештә Германиянең күпчелек шәһәрләреннән, Британия, Чехия, Бельгия, Финляндия кебек илләрдән кешеләр катнашкан. Аның әйтүенчә, чарада украин активистлары да булган.

Русиянең Германиядәге илчесе Алексей Макеев бу чараны тәнкыйтьләп чыкты. Zeit өчен язган мәкаләдә ул протест чарасын PR-акция дип атады, аның "максатчан аудиториясе Русия халкы түгел, алман медиалары һәм сәясәтчеләре" дип саный ул.

  • Русия оппозиция активистлары чит илләрдә даими рәвештә Украинадагы сугышка каршы протест чараларын үткәрә. Гадәттә, аларда катнашучылар саны зур булмый. Соңгы киңкүләм чаралары Русия төрмәсендә Алексей Навальный үлүенә бәйле узган иде.
  • Русиянең үзендә сугышка каршы чыгу мөмкинлеге юк диярлек. Мондый протест чараларына чыгучы кешеләргә каршы административ һәм җинаять эшләре ачыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!