Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормаш Журналистларны яклау комитетының (CPJ) Халыкара матбугат иреге бүләген (IPFA) алды. Бүләк профессиональ эшчәнлекләре өчен эзерләкләнгән халыкара журналистларга тапшырыла. Быел аның 34нче тантанасы булды.
Журналистларны яклау комитеты Алсу Кормашны иреккә чыгару кампаниясен оештыруда зур эшчәнлек алып барды. Журналист Русиядәнең хәрби көчләре турында "фейк" таратуда гаепләнеп 288 көн Казанда төрмәдә тотылды һәм 6,5 ел колониягә хөкем ителде. 2024 елның 1 августында Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.
Бүләк аңа Нью Йоркта тапшырылды.
— Бу бүләкне Азатлык Радиосының 70 еллык тарихында башкарган мөһим эшчәнлеген шундый югары дәрәҗәдә тану дип саныйм. Бүгенге көндә Русия төрмәләрендә 20дән артык журналист утыра, Азатлык Радиосының ике журналисты Беларуста, берсе Кырымда, тагын берсе Азербайҗан төрмәләрендә. Бу бүләкне алар исеменнән дә кабул итәм, — диде Алсу Кормаш үз чыгышында.
Журналист сәхнәгә татар хаситәсе һәм читектән чыкты. Милли хаситә белән бизәлгән күлмәкне шушы чара өчен махсус танылган чех дизайнеры Либена Рохова (Liběna Rochová) тегеп биргән.
Премия шулай ук өч кешегә тапшырылды.
Шрук Әл Айлә — журналитст, продюсер, Газзәдән репортажлар ясады. Аның ире Газзә белән Израил арасында сугыш башлангач һәлак була, ул идарә иткән "Ain Media"ны җитәкләүне Шрук Әл Айлә үз өстенә ала. Гомеренә куркыныч янаса да ул журналист буларак Газзәдәге коточкыч хәлләрне тасвирлавын дәвам иттерә.
Кими де Леон — Гватемаладан журналист, тарихчы, медицина хезмәткәре. Ул "Prensa Comunitaria" мәгълүмат агентлыгын булдыручы. Медиа экология һәм кешеләрнең хокуклары турында яза. Журналист хөкүмәт һәм үз мәнфәгатьләрен кайгыртучы эре корпарацияләрнең басымы астында калды, янаулар булса да эшен туктатмады. 2017 елда ул "Ruda" журналын да булдырды, биредә хатын-кызларның хокуклары проблемнары бәян ителә.
Самира Сабу — Нигерның иң билгеле журналисты, тикшеренүләр алып баручы хатын-кыз. Ул репортажлары аркасында кулга алынды, еллар дәвамында ул төрлечә эзәрлекләнде, мәхкәмәләр каршында җавап бирергә туры килде. Ул репортажларын Facebook сәхифәсендә язып, күрсәтеп бара. Сабу Нигердагы блогерны берләштергән ассоциация башлыгы, аларның хәрәкәте сүз иреге, хатын-кызлар һәм яшьләр хокуклары өчен көрәшә.
Тантананы танылган американы актеры Джон Оливер белән The Information агентлыгы мөдире Джессика Лессин алып барды.
- Беренче премия, мәсәлән, 1997 елда тапшырыла. Ул вакытта лауреатлар арасында Төркиянең журналисты Оҗак Ышык Йортчы була. Ул премиягә төрмәдә утырган килеш лаек була. Көрдләр темасын яктыртканы өчен ул 15 елга төрмәгә хөкем ителгән була. Аның белән бергә шулай ук Фәләстиннән Дауд Куттаб да бүләк ала. Журналист Фәләстиндә, Израилдә барган сәясәт аркасында халыкның иза чигүен тасвирлаган.
- Премиягә лаек булучылар арасында шулай ук танылган беларус журналисты, Киевта үтерелгән Павел Шеремет, "Новая газета"га нигез салучы Дмитрий Моратов, журналист, тарихчы Михаил Зыгарь һәм башкалар бар.
- Алсу Кормаш 288 көн буе Русиядә тоткынлыкта булды. Аны Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" таратуда гаепләделәр. Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган иде. Бу китапта Украинага һөҗүм итүгә каршы чыккан 40 русияленең тарихы язылган. 19 июльдә Татарстан Югары мәхкәмәсе аны 6,5 ел колониягә хөкем итте. 1 августта журналист Көнбатыш илләре, Русия һәм Беларус арасында тоткыннар белән алмашу вакытында иреккә чыкты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!