Татарстан бюджеты 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул ителде

Татарстан парламенты утырышы, архив фотосы

Депутатлар бюджет керемнәрен 46,5 млрд сумга арттырырга булды.

Татарстан Дәүләт шурасы 2025 елга исәпләнгән республика бюджетын тулысынча кабул итте. Киләсе елда бюджет дефициты 13,5 млрд сум тәшкил итәчәк.

Моңа кадәр Татарстан бюджеты кереме 425,5 млрд сум, чыгымнар — 439 млрд сум күләмендә тәкъдим ителгән иде. Яңа төзәтмәләргә күрә, керемнәр 46,5 млрд сумга артып, 472 млрд сумга җитәчәк, чыгымнар — 485,6 млрд булачак. Бюджеты дефициты 13,5 млрд сум тәшкил итәчәк. Керемнәр федераль үзәктән күчереләчәк финанслар исәбенә арта.

Депутат Леонид Якунин сүзләренчә, бюджет өлгесенә барлыгы 340 төзәтмә кертелгән. КПРФ фракциясе 16 тәкъдимен кире алырга булган.

Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. Киләсе елда республика икътисад үсеше акырынаер, нефтьчеләр кереме кимер дип фаразлый рәсмиләр.

Шуңа да карамастан, Татарстан дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттыра. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметә.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында 2025 елда республикада җыелачак салымнар федераль үзәккә күбрәк китәчәк дип кисәтте.

2024 елның 10 аенда Татарстанда 1,27 трлн сум салым җыелган. Шуларның 65 проценты — 828,1 млрд сумы федераль бюджетка күчерелгән, калган 35 проценты — республикада калган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!