Җиңүче онлайн тавыш бирү нәтиҗәсендә билгеләнәчәк
Русия Үзәк банкы Идел буендагы 25 истәлекле урынның исемлеген тәкъдим итте, алар яңартылган 1000 сумлыкларның икенче ягында сурәтләнергә мөмкин. Дәгъва итүче объектлар арасында башкортларның милли каһарманы Салават Юлаевка Уфада куелган һәйкәл дә, КФУның төп бинасы, "Казан" гаилә үзәге, Казанның Игенчеләр сарае да бар.
Моннан тыш исемлеккә Жигулёвский гидро-электр станциясе, Самардагы Шөһрәт монументы, Сарытаудагы Гагарин халыкара һава аланы, һәм башкалар бар.
- Былтыр 16 октябрьдә Русия банкы 1 мең һәм 5 мең сумлык яңартылган банкнотларны әйләнешкә кертте.
- Аларда ил төбәкләрендәге күренекле урыннар сурәтләнгән. Мең сумлык кәгазь акча Түбән Новгородка һәм Идел буе федераль бүлгесенә багышланган.
- Мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән иде.
- Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.
- Яңа акчаның сурәте тәкъдим ителүгә урыс чиркәве рухание Павел Островский аны кискен тәнкыйтьләп чыкты.
- "Сез, иптәшләр, курку хисен бөтенләй югалттыгызмы? Яңа акчага төшерелгән манарада ярымай бар, ә православ чиркәү гөмбәзендә тәре юк. Ут белән уйнамагыз", — дип кисәтте Островский. Бу фикергә урыс чиркәвенең башка вәкилләре дә кушылды.
- Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин яңа мең сумлык акча тирәсендә чыккан гаугага үз аңлатмасын бирде. "Тәре булмаган җиргә аны кую һәм ай булган урыннан аны алып ташлау мантыйкка туры килми", дигән иде ул.
- Соңрак банкнотларны чыгаруны туктату карары кабул ителде. "Киң кулланылышка ул таралмады", дип белдерделәр.
- Күптән түгел Русиядәге мөселманнарның Диния нәзарәтләре җитәкчеләре яңа мең сумлык акчада Татарстан архитектура һәйкәлләрен - мәсәлән Кол-Шәриф мәчетен яки Болгар музее-тыюлыгын сурәтләүне тәкъдим итте.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!