Украина белән чиктәш Русия төбәкләренә дроннар һөҗүм иткән, бер бала һәлак булган

Иллюстратив фото

Дрон шәхси йортка эләккән.

Якшәмбегә каршы төндә Украина белән чиктәш Русия төбәкләренә, аерым алганда Брянски, Калуга, Смоленски һәм Курски өлкәләренә дроннар һөҗүм иткән. Саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, һава һөҗүменнән саклану системы 29 дронны тотып калган. Аның 20се - Брянски, җидесе - Калуга һәм берешәр Смоленки белән Курски өлкәләрендә.

Брянски өлкәсе губернаторы Александр Богомаз телеграм каналында язуынча, Стародубский районда дрон шәхси йортка эләккән, бер бала һәлак булган. Моннан тыш күпфатирлы торак йортка зыян салынган.

  • Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Русия төбәкләренә даими рәвештә пилотсыз очкычлар һөҗүм итә. Корбаннар һәм җимереклекләр дә бар. Күп очракта Киев моңа фикер белдерми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!