Барда башкортлары корылтае рәисе: Безгә башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектын" саклап калырга кирәк

Расил Мөхәммәтҗанов

Пермь төбәге башкортлары вәкиле диалектта белем бирер өчен белгечләр кирәк ди.

Пермь төбәгендә җирле башкортлар әдәби телне белми, шуңа да башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектын" саклап калырга кирәк, дип белдергән Пермь төбәгенең Башкорт корылтае рәисе Расил Мөхәммәтҗанов "Башинформ" дәүләт агентлыгына. Бу мәсьәләне ул 13 декабрьдә Уфада узачак VI Дөнья башкорт корылтаенда күтәрергә җыенунын әйткән.

— Соңгы вакытта төп бурычыбыз — башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын саклау, чөнки җирле башкортлар әдәби телне белми. Көньяк башкортлары телен Пермь краенда кертү омтылышлары уңышсыз булып чыкты. Башкортстаннан килгән укытучылар Барда районында дәресләр уздырды, әмма алар киткәч, барысы да элекке хәленә кайтты. Пермь краендагы мәктәпләрдә бары татар теле генә өйрәтелә, бер генә башкорт мәктәбе дә юк, — дип сөйләгән ул.

13 декабрьдә Уфада узачак VI Дөнья башкорт корылтаенда Пермь башкортлары "төньяк-көнбатыш диалекты"н укыту мәсьәләсен күтәрергә җыенуларын сөйләгән Расил Мөхәммәтҗанов. Әлегә белгечләр җитми дигән ул. Пермь башкорты вәкиле Башкортстанның төньягында тел аланнары оештырырга тәкъдим итәчәк.

Шулай ук ул БСТ телеканалы һәм "Юлдаш" радиосында "төньяк-көнбатыш диалекты"нда тапшырулар ясарга тәкъдим итә. "Өчтән дүрткә кадәр "Юлдаш"тан бары татар телендә тапшыру бар", дип өстәгән Расил Мөхәммәтҗанов.

Аның сүзләренә караганда, өченче ел рәттән Пермь төбәгенең Куян, Башкултай авылларында, Чернушка шәһәрендә һәм Көязе бистәсендә факультатив дәресләр уздырыла. Методик әсбаплар Башкортстан гранты һәм җирле губернатор ярдәме белән эшләнелгән. Моннан тыш, "төньяк-көнбатыш диалектта" китаплар нәшер ителүе турында да сөйләгән ул.

2021 елгы җанисәп нәтиҗәләренә күрә Пермь төбәгендә башкортлар саны ике тапкырга кимегән. 2010 елда 32 730 башкорт яшәгән булса, 2021 елда — 16 105 кеше генә. Пермь төбәгендә татарлар саны да кимегән: 115 544 кешедән — 92 472 кешегә калган.

"Без моның белән килешмибез", дигән Расил Мөхәммәтҗанов һәм Пермь төбәге губернаторы каршындагы шура утырышында бу мәсьәләнең күтәрелүен искәрткән.

Русиядә 2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләренә караганда, Русиядә 1,57 млн башкорт яши дип санала. Башка халыкларның саны күпләп кимегәндә, башкортлар нибары 12,6 меңгә азайды. Башкортлар нигездә Башкортстанда гына артты — якынча 96 мең кешегә.

Соңгы елларда Башкортстанда татар теле башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" дигән төшенчәне дә кулланышка кертеп җибәрде. Рәсми оешмалар да моны куллана. 2020 елдан "диалект"тан диктантлар оештырыла.

Татар галимнәре моны уйдырма дип саный. Алар башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" башкорт теле үзенчәлекләре юк дип белдерә.

Быел Башкортстан башлыгының 50 млн сумлык бюджеты булган грантның 10 миллионы турыдан-туры башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалекты" бәйле проектларга бирелде. Алар арасында Пермь төбәге проекты да бар.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!