Радий Хәбиров үзенең вазифадан алынуы турындагы "имеш-мимешләр" һәм Мәскәүнең басымы турындагы сорауларга җавап бирде

Радий Хәбиров "Туры элемтә" вакытында

Ул үзенең республикада һәм читтә "дошманнары" булуын һәм "хәлне тотрыксызландыру" омтылышы барлыгын әйтте.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үзенең вазифасыннан китү ихтималы турындагы "имеш-мимешләр" һәм Мәскәү белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде. Бүген әлеге сорауларны "Туры элемтә" эфиры вакытында журналистлар бирде. Алар Мәскәүдә Башкортстан хөкүмәте раслау мәсьәләсе озакка сузылуы һәм куәт оешмаларының республика рәсмиләренә каршы көрәш алып баруы турында сорадылар.

Хәбиров үзенең вазифадан алыначагы турындагы "имеш-мимеш"ләргә ышанмаска чакырды. Аныңча, мондый хәбәрләр кайбер затлар тарафыннан "хәлне тотрыксызландыру" өчен уйлап чыгарыла. Ул үзенең оппонентларының республика эчендә булуын әйтте. Шул ук вакытта читтә дә дошманнар бар диде.

— Әлбәттә, минем чит илдә дошманнарым бар. Мин Зеленский (Владимир Зеленский — Украина президенты) режимы өчен дошман. Украина куәт оешмасы тарафыннан миңа карата Җинаять кодексы нигезендә авыр маддәләр нигезендә гаепләүләр тагылган.

Шул ук вакытта аның беркая да китмәячәгенә "күнегергә вакыт" диде.

Радий Хәбировтан ни сәбәпле хөкүмәт әгъзаларының һаман да расланмавы турында сорадылар. Ул Башкортстан башлыгы булып сентябрь уртасында сайлануына карамастан, республика министрларын һаман да "вазифаларны башкаручы" статусында йөри. Хәбиров аңлатканча, бу мәсьәлә Мәскәүдә килештерү процессы белән бәйле. Ул якын арада һәрбер министр федераль министрлыкта расланырга тиеш диде.

Башкортстан премьер-министры булып Андрей Назаров калачак дип тә өстәде.

Русия куәт оешмалары Башкортстан рәсмиләренә каршы кампания алып бармыймы, дип тә сорадылар. Радий Хәбиров моны "куәт структураларының гадәти эше" дип атады. Ул намуссыз рәсмиләрдән котылу мөһим диде, әмма коспирологик теория ясамаска чакырды.

Моннан тыш, Хәбиров "Сода" ширкәтенең Башкортстанга буйсынмый башлавы турындагы хәбәрне кире какты.

8 сентябрьдә Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы булып сайланды.

Сайлаулар буенча бәйсез эксперт Ренат Факиев Радий Хәбировны республиканың легитим җитәкчесе дип атау мөмкин түгел дип белдерде. "Безнең мәгълүматларга күрә, сайлауда катнашучылар саны да, Хәбировка бирелгән тавышлар саны да якынча ике тапкыр арттырылган. Аның чын күрсәткече — 80% түгел, 40% тирәсе, — дип аңлатты ул.

Сентябрь сайлауларыннан соң һәм Радий Хәбиров вазифасына керешкәннән соң, Башкортстан хөкүмәте сафтан китте. Хәбировның сайлануына өч айга якын вакыт узуга карамастан, ул тәкъдим иткән хөкүмәт бүгенгә кадәр расланмаган. Сентябрь ахырында Башкортстан вице-премьеры вазифаларын башкаручы Алан Марзаев кулга алынды. Ул ришвәт алуда гаепләнә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!